муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №33 с углубленным изучением английского языка» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423585, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр. Химиков, д.13 |
| Телефон: | +7(855)-530-10-53;+7(855)-530-14-34;+7(855)-530-22-40;+7(855)-530-23-40 |
| E-Mail: | sch33.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №33" НМР РТ |
| Руководитель: | Салихзянова Лилия Григорьевна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 1272 учащихся. Из них 4 мигранта |
| У нас учат: | 61 педагог |
Новости школы №33
Разил Вәлиев әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләде
Опубликовано: 27.03.2017
Түбән Камада инде 19нчы тапкыр уздырыла торган әдәби бәйгегә нәтиҗәләр ясалды. Әлеге иҗат мәйданын тудыручы инициатор ТР Дәүләт Советы депутаты, язучы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты - Разил Вәлиев.
Илледән артык китап авторы булган Разил Вәлиев әлеге бәйгене ел саен Түбән Камада оештыра. Язучы тумышы белән Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылыннан. Түбән Каманың 1нче номерлы мәктәбендә укыган.
Якташыбызның тууына 70 яшь тулуга багышланган әдәби бәйгегә 60 тан артык эш кабул ителде.. Ярышның финал өлешенә 22 укучы чыкты. Бүләкләнүчеләр арасында шигырьләр дә, чәчмә әсәрләр дә язучылар бар.
Талантлы егет-кызларга бүләкләрне һәм дипломнарны Разил Вәлиев шәхсән үзе тапшырды. Ул яшь каләм тибрәтүче мәктәп укучыларын җиңү белән котлап аларга иҗади уңышлар теләде.. Мәктәбебезнең 10 нчы А сыйныфы укучысы Лилия Усманова III дәрәҗәдәге диплом һәм истәлекле бүләк белән кайтты .Күптән түгел Лилия иҗатында юнәлеш биреп торучы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исмәгыйлева И.Г. белән Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән Клара Булатова премиясе бирү конкурсында III урын алып кайткан иде. Иҗади уңышлар Сезгә!
К списку новостей















