• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79
Телефон: +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87
E-Mail: school29n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №29" НМР РТ
Руководитель: Габдуллахатов Ильдар Ансарович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 1505 учащихся
У нас учат: 86 педагога

Все новости

Детский сабантуй - 2023

Опубликовано: 31.05.2023

Сабан туе - милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.

                Безнең 29 нчы мәктәптә бу милли бәйрәмне үткәрү  традициясе дәвам итә. 31 нче май көнне мәктәбебезнең спорт мәйданчыгында “Сабантуй-2023” бәйрәме гөрләп үтте. Сабантуйга әзерлек эшләре “Ай, рәхмәт!” акциясе белән башланып китте. Әти-әниләр, укучылар һәм мәктәбебез коллективы бәйрәм өчен алдан ук бүләкләр әзерләделәр. Чарага  үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә ният итәбез.

                  Мәктәбебез директоры Гәбделләхәтов Илдар Ансар улы барлык килгән кунакларны Сабантуй белән котлады, милли бәйрәмебездә актив катнашырга өндәде. Бәйрәмдә  укытучылар коллективы, укучылар, “Адымнар”, 38 нче мәктәп, 2 нче гимназия кунаклары,  микрорайон халкы бик теләп катнашты. Бәйрәмдә матур җырлар яңгырады, биюләр башкарылды, күңелле бәйгеләр үткәрелде.  

               Сабантуйның кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек күңелле уеннарында балалар дәртләнеп катнаштылар.

                Сабан туе бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше - милли көрәш. 2007 нче елгы егетләр арасында 3 нче урынны Асхадуллин Ранис һәм Нигматуллин Айрат бүлеште, 2 нче урынга Шәяхметов Эдгар лаек дип табылды. Сабантуйның абсолют батыры булып 29 нчы мәктәпнең 9 нчы в сыйныфы укучысы Гәрәев Булат танылды, аңа кыйммәтле  бүләк тапшырылды (Бәйрәмнең күңелле мизгелләреннән фоторепортаж  29 нчы мәктәп сайтының фотогалереясендә урнаштырылган)    

               Шәһәребездә үткәрелгән беренче Сабантуй бәйрәме татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә ихтирам уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга этәргеч булып торсын. 29 нчы мәктәптә башланып киткән милли бәйрәмебез алда үтәчәк Сабантуйларга рухландырсын.   Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алсын. Дөньялар тыныч, еллар имин булып, киләчәктә дә күңелле Сабантуйларда очрашырга язсын!

               В нашей 29 школе продолжается традиция  проводить национальный праздник Сабантуй. Родители оказали большую помощь в организации праздника для детей. Сабантуй прошел интересно, оживленно, весело, при большом количестве детей и гостей из микрорайона,  школы «Адымнар»,  СОШ № 38, гимназии № 2.  Проводились интересные конкурсы и состязания: перетягивание каната, бег с мешком, яйцами в ложке, разбивание горшка, игра в теннис.

               Самый яркий момент праздника – это национальная борьба! Среди юношей 2007 года 3 место разделили Асхадуллин Ранис һәм Нигматуллин Айрат, 2 место было присуждено Шаяхметову Эдгару. Абсолютным чемпионом Сабантуя-2023 МБОУ «СОШ № 29» стал ученик 9 в класса Гараев Булат: его наградили  Дипломом и ценным призом.

                Все гости праздника получили море эмоций, заряд энергии на предстоящий отдых. У зрителей надолго останутся незабываемые впечатления об этом красивом национальном празднике.
 

 



К списку новостей