• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79
Телефон: +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87
E-Mail: school29n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №29" НМР РТ
Руководитель: Габдуллахатов Ильдар Ансарович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 1505 учащихся
У нас учат: 86 педагога

Все новости

29нчы мәктәпкә - 30 ел!

Опубликовано: 30.10.2021

                                      Җилдәй җитез узып киткән гомер,

                                Күпме юллар сизми узылган.

                          Якты хатирәләр юл буена

                             Гүя маяклар күк сузылган.

       Мәктәп! Еллар узуга карамастан, бу сүз һәркем өчен иң кадерле, иң мөкатдәс сүз булып кала бирә. Кешенең тормышка карашы  мәктәп елларында формалаша, шуңа да һәркем аны якты хисләр белән искә ала, якын туганын күрергә теләгәндәй сагынып кайта.

     30 нчы октябрь, 30 еллык юбилей иртәсе…. Бу истәлекле һәм тарихи  юбилей тантанасына мәктәбебезнең көтелгән кунаклары – укучылары, дуслары, хезмәткәрләре, мөхтәрәм шәхесләре  җыелды. Бәйрәм кунакларын мәктәбебезнең директоры Габделләхәтов Илдар Әнсар улы, көләч йөзле укучылары, кыллы оркестр каршы алды. Килгән кунаклар мәктәбебезнең “Алтын фонды”, фойедагы фоторәсемнәр белән  белән таныштылар, юбилейга махсус әзерләнгән фотозонада сурәткә төштеләр.

    Бәйрәмне  мәктәп  директоры  Габделләхәтов Илдар Әнсар улы ачып җибәрде, ул килгән кунакларны  олы юбилей белән котлады. Мәктәп тормышының укучылардан, ата-аналардан, укытучылардан, шәфкатьле иганәчеләрдән, җитәкчеләрдән башка гөрләп тора алмавы ассызыклады. Шулай ук бәйрәмдә шәһәребезнең зур оешма вәкилләре, мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасыннан килгән кунаклар да катнашты. Озак еллар дәвамында балаларга тәрбия һәм белем бирүдә үзләреннән зур өлеш керткән педагогларга, мәктәпне тәртиптә тоткан хезмәткәрләргә төрле дәрәҗәдәге Мактау  хатлары  тапшырылды.

    Алга барган саен кеше артына борылып карый, чөнки анда безнең үткәнебез, тарихыбыз, үз хезмәтебездән калдырган эзебез. Бәйрәмебезнең кадерле кунагы - беренче директорыбыз  Фазылҗанов Мөхтәр Абдулла улы да “Ул елларны ничек онытасың”, - дип горурланып та, сагынып та искә алды. Истәлекле очрашу мизгелләре күңелләрдә сагыну һәм дулкынлану хисләре уятты. Бар гомерләрен, көчләрен укучыларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган хөрмәтле ветераннарны да зал көчле алкышларга күмде.

   Әлбәттә, бүген мәктәп гөрләп торсын өчен, аның бар яктан да мактанырлык укучылары булырга тиеш. Безнең укучыларыбыз фән, мәдәният, сәнгать, иҗат, спорт һәм башка өлкәләрдә җиңүләр яулыйлар, мәктәбебез данын күтәрәләр. Киләчәктә дә иңгә-иң куеп, бер-беребезне аңлап, бер-беребезгә терәк-таяныч булып, тырыш хезмәт җимешләребезгә куанып, муллыкта,  иҗади эшләргә насыйп булсын!

 



К списку новостей