• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "29 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79
Телефон: +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87
E-Mail: sch29.nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №29" НМР РТ
Руководитель: Габдуллахатов Ильдар Ансарович
Год основания учреждения: 1991
У нас учатся: 1484 учащихся
У нас учат: 86 педагогов

Все новости

Сабан туе-2018

Опубликовано: 04.06.2018

Сабан туе — хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе, шул;

йнап, биеп, җырлап, көлеп,

Бәйрәм итик көн буе.

    Сабан туе - милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.

   Безнең 29 нчы мәктәптә бу милли бәйрәмне үткәрү матур традициягә әйләнде. 6 ел элек директорыбыз Шакиров Равис Мөҗәһит улы тарафыннан тәкъдим ителгән бу игелекле гамәл елдан-ел камилләшә бара.

    Сабантуйга әзерлек эшләре “Ай, рәхмәт!” акциясе белән башланып китә. Гармуннар сыздырып, курайчылар төркеме белән бергәләп, җырлап-биеп, үз микрорайоныбызда бүләк җыю халыкны бәйрәмгә өнди, күңелләрне дәртләндерә.

    Һәр елны Сабантуйга мәртәбәле кунаклар чакырыла. Быелгы бәйрәмгә Түбән Кама муниципаль районы  мәгариф идарәсе башлыгы Матюшин Вадим Николай улы, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Мезикова Илсөя Хәммәт кызы,  микрорайонның үзидарә башлыгы Садыйкова Раилә Мөктәсим кызы, Аксакаллар шурасы әгъзалары килделәр. Микрорайоныбыз остабикәләре халыкка үзләренең милли ризыкларын тәкъдим иттеләр.

    Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуй бәйрәмендә татар, рус, чуаш, украин халкының  милли мәйданчыклары гөрләп торды. Һава торышы салкын булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар чәкчәк белән татар чәе эчеп хушландылар, украин борщы белән сыйландылар, чуаш окрошкасын авыз иттеләр.

    Сабантуйның кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек күңелле уеннарында балалар бик теләп катнаштылар.

    Быелгы бәйрәмебез “Халыклар дуслыгы фестивале” белән үрелеп барды. Сәхнәдә чәчән, украин, белорус, француз, инглиз, үзбәк халыкларының биюләре һәм җырлары башкарылды. Әти-әниләр тарафыннан тегелгән искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булу балаларның чыгышын тагын да баетты, бәйрәмебезгә  ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмгә үзләреннән зур өлеш керткән әти-әниләребезгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез, киләчәктә дә кулга-кул тотынышып эшләргә ният итәбез. 

    Сабан туе бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше - милли көрәш 4 авырлык категориясендә үткәрелде. 31 килограмм авырлык категориясендә 1 нче урынны Сафин Кәрим, 2 нче урынны Шәрәфуллин Самат, 3 нче урынны Әскәров Тимур яулады. 50 кило авырлыкта кечкенәләр төркемендә 1 нче урынны Бакшаев Кирилл, 2 нче урынны Киреев Кәрим, 3 нче урынны Шәрәфиев Айнур алды. 50 килолы өлкәннәр төркемендә урыннар түбәндәгечә: 1 урын - Ситников Никита, 2 нче урын - Шандренков Данаил, 3 нче урын - Ибрагимов Рәмис. 60 килограмм авырлык категориясендә 2 нче урын Рәшитов Илсурга, 3 нче урын Корычбаев Ильярга эләкте. Сабантуйның абсолют батыры булып 29 нчы мәктәпнең 7 нче б сыйныфы укучысы Миннеханов Рөстәм (тренеры: Низамиев И.И.) танылды, аңа әтәч һәм кыйммәтле  бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре НТР каналы тарафыннан яктыртылды.

     Бәйрәм бүләксез булмый, быелгы  бүләкләр дә үз хуҗаларына барып иреште. Сабантуй бәйрәмен оештыруда һәрдаим матди яктан ярдәм итүче иганәчебез Мостафин Рафис Минневәли улына зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шулай ук бу күркәм бәйрәмне оештыруда укыту эшләре буенча директор урынбасары Пахомова Гөлшат Әсхат кызының, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының хезмәтләре дә зур.

      Шәһәребездә үткәрелгән беренче Сабантуй бәйрәме татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә ихтирам уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга этәргеч булып торсын. 29 нчы мәктәптә башланып киткән милли бәйрәмебез алда үтәчәк Сабантуйларга рухландырсын.   Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алсын. Дөньялар тыныч, еллар имин булып, киләчәктә дә күңелле Сабантуйларда очрашырга язсын!



 

 

 



К списку новостей