Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №29» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, проспект Мира, д. 79 |
Телефон: | +7(855)-530-90-81;+7(855)-530-90-87 |
E-Mail: | school29n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №29" НМР РТ |
Руководитель: | Габдуллахатов Ильдар Ансарович |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 1505 учащихся |
У нас учат: | 86 педагога |
Все новости
Опубликовано: 10.04.2018
Һәр халыкның үз моңы, үз аһәңе бар! Күңел кылларын тибрәтүче, таш бәгырьләрне дә эретергә көче җиткән, елата да, җырлата да алучы Моң һәм Аһәң! Халкыбызның олы композиторы, Аһәң сазы-Сара ханым Садыйкова нәкъ шундый бер тылсым иясе.
9 нчы апрель көнне мәктәбебездә “Җидегән чишмә буенда” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә татар халкының олы талант иясе, данлы композитор Сара апа Садыйкова истәлегенә багышланып уздырылды (оештыручы: Якупова В.Б.). Кичәдә шәһәребезнең аксакаллары, микрорайон халкы, укучылар һәм мөгаллимнәр катнашты. Бәйрәмгә килгән кунаклар, әйтерсең лә, чишмәләр челтерәвен ишеттеләр, Сара апа белән бергәләп моң дәрьясында сәяхәт иттеләр, бөек композиторыбызның җырларын башкардылар.
Әлеге чара Сара апа Садыйкова иҗатына гашыйк тамашачылар күңеленә хуш килде, алар яшь талантларны көчле алкышларга күмделәр. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр!
К списку новостей