Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №26 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «26нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, проспект Шинников, д.25А |
Телефон: | +7(855)-536-39-18 |
E-Mail: | sch26.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ № 26" НМР РТ |
Руководитель: | Хайруллина Чулпан Минталибовна |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 539 учащихся |
У нас учат: | 40 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №26 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «26нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Рәсем бәйгесе 27.04.2019
Г.Тукайга багышланган рәсем бәйгесендә урын алучылар:
1 урын - Киргизова Ярослава (3Б)
2 урын - Мухаметшина Юлия (3В)
3 урын - Хусаинов Амир (4А)
-
Весенняя неделя добра 27.04.2019
Весенняя неделя добра закончилась отчетным мероприятием, где участвовал наш Волонтерский отряд "Романтика". Учащиеся получили благодарственное письмо за активное участие во Всероссийской акции "Весенняя неделя добра" в Нижнекамском муниципальном районе.
-
26 нчы апрель –Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2019
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле,
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы. Г.Тукай
26 нчы апрель –Габдулла Тукайның туган көне, Туган тел көне.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне ел саен язның иң матур вакытында — 26 апрельдә билгеләп үтелә. Бу бәйрәм якынлашкан саен, вакыт безне 1913 елның апрель көннәреннән ераклаштырган саен, Тукай безгә тагын да якыная, аның шәхесе, тарихтагы урыны безгә тагын да олырак, мәһабәтрәк булып күренә. Тукайны искә алу бәйрәме — бер татар халкының гына түгел, бөтен тугандаш халыкларның культура, әдәбият бәйрәменә, Ватаныбызның бөек улына халыкның тирән ихтирамын, мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде.
Тукай үзе исән чакта ук аңа «халык шагыйре» дигән исем бирелде.
Бүген мәктәптә бөек шагыйребез җырлары, шигырьләре яңгырады.
7 нче сыйныф укучылары, Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап, газеталар күргәзмәсе ясадылар.
Мәктәп китапханәсендә “Тукай яши безнең күңелләрдә” китап күргәзмәсе эшләде.
-
Бүген бездә зур бәйрәм! 25.04.2019
Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә, -
Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә... Ф.Яруллин
Кеше кайда гына яшәмәсен, кая гына бармасын, аның күңелендә хөрмәт хисе белән саклап йөрткән газиз сүзе бар: туган җир! Нинди генә телдә әйтелсә дә, бу сүз җанга якын, изге, кадерле.Ул телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Бу хис сабый чактан ук иң беренче булып күңелгә кергән, чөнки ул ана сөте белән, әниләрнең бишек җырлары белән үк каныбызга сеңеп калган.
Бүген бездә зур бәйрәм –туган ягыбызга багышланган бәйрәм. “Яшәр өчен бетмәс көч алырга,туган җире кирәк кешегә” дип исемләнгән чарага Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгатьчелек һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Сафиуллин Ф.Ш., азербайҗан милли автономиясе җитәкчесе Алиев А.А., мәгариф идарәсе методисты Исмәгыйлова Р.Р. 27,28 нче мәктәп,34 нче гимназия укучылары кунакка килделәр..
Бу кичәдә туган ягыбызның табигатенә,тарихына, күренекле шәхесләренә, Бөек Җиңүгә багышланган шигырьләр, җырлар яңгырады. Укучылар рус,татар,чуваш,удмурт,украин халык шагыйрьләренең әсәрләрен сөйләделәр. Мари һәм чуваш халыклары биюләре профессиональ дәрәҗәдә башкарылды. Без бик бәхетле: күгебез аяз, тормышыбыз тыныч, туган җиребездә төрле милләт халыклары дус һәм тату яшибе.
-
Театр — яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә. 24.04.2019
2019 нчы ел- Театр елы. Апрель ае – Тукай ае. Габдулла Тукай балалар өчен үлемсез әкиятләр язып калдырган. Ə Тукаебызның əкиятлəре булмаса, гүзəл балачагыбыз булыр иде микəн? «Су анасы», «Шүрəле», «Кəҗə белəн Сарык» əкиятлəре нинди генə бөек кешелəр тəрбиялəмəде икəн! «Сабыйга», «Эшкə өндəү», «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигырьлəре исə нинди генə hөнəр иялəре үстермəде!
Бүген укучылар сәхнәдә Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Рус төркемнәрендә укучы балаларның бу кечкенә спектакльләрдә катнашуларын күрү бик сөендерде. Сәхнә бизәлеше һәм укучыларның үз куллары белән ясалган маскалары да мактауга лаек.Менә алар җиңүчеләр:
1 урын – 3 А сыйныфы укучылары, «Эш беткəч, уйнарга ярый» шигыре өчен,
2 урын – 3 Б сыйныфы укучылары, “Кәҗә белән сарык” әкияте өчен,
3 урын – 4 Б сыйныфы укучылары, “Таз” шигыре өчен,
“Тамашачы мәхәббәте” номинациясендә җиңүчеләр: Наумов Роман, Шәрәфетдинова Азалия.
-
Көйле,моңлы татар җыры 24.04.2019
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар,
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар...
Разил Вәлиев
Бүген укучылар һәм укытучылар Разил Вәлиев исемендәге яшь иҗатчылар һәм “Көйле,моңлы татар җыры” конкурсларының йомгаклау концертында катнаштылар.
Безнең укучыларыбыз бу бәйгеләрдә ел саен катнашып киләләр.8 нче сыйныф укучысы Шәрәпова Азалия Разил Вәлиев исемендәге яшь иҗатчалар конкурсында үзенең хикәяләре белән уңышлы чыгыш ясады.
6-7 сыйныф укучыларыннан торган хор коллективы “Серле ноталар” номинациясендә җиңү яулады (җитәкчеләре- Терентьева Н.В.)
-
Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен... 23.04.2019
Бу көнне башлангыч сыйныф укучылары түземсезлек белән көттеләр. 22 нче апрельдә мәктәбебездә “Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен,шушы булыр иң зур бүләгең” конкурсы үткәрелде. Әйе, Габдулла Тукай иҗаты - серле бакча кебек, могҗизалы ил. Ул үзенә чакырып тора. Аның әсәрләре шулкадәр кызыклы, мавыктыргыч, хәтта аерылып булмый, укыган саен укыйсы килеп тора. Аның иҗаты чынлап та - мәңгелек. Сәхнәдән бөек шагыйребезнең “Туган авыл”,”Кызыклы шәкерт”, “” һәм башка шигырьләрен чын артистларча башкардылар.Менә алар җиңүчеләр:
1 урын – Галиуллин Зөфәр, 3 А сыйныфы укучысы,
2 урын – Гафарова Алия, 2 Б сыйныфы укучысы,
3 урын – Киргизова Ярослава, 3 Б сыйныфы укучысы,
Тимербаева Гүзәл, 3 А сыйныфы укучысы.
Әфәрин,балалар!
-
И туган тел, и матур тел... 22.04.2019 И туган тел, и матур тел, Әткәм-әнкәмнең теле, Дөньяда күп нәрсә белдем Син туган тел аркылы. Г.Тукай Бүген сыйныфларда “Минем туган җирем” дигән темага сыйныф сәгатьләре үтте. Укучылар Түбән Камага багышланган викториналар үткәрделәр. 5 А сыйныфы укучылары Тукай урамына багышланган проект эшләрен якладылар.Быел бөек шагыйребез исемен йөртүче урам үзенең юбилеен билгеләп үтә.Укучылар эзләнү эшләрендә урамның тарихын яктыртканнар. Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркы, Г Тукай исемендәге китапханә, “Апуш” китапханәсе турында бай мәгълъмат туплаганнар. Һәрбер укучының чыгышында туган шәһәребез белән горурлану хисе сизелеп тора! Туган җиребезнең чын патриотлары үсә безнең мәктәбебездә!
-
День местного самоуправления 22.04.2019
Совет старшеклассников МБОУ «СОШ №26»
встретился с Председателем Совета местного
территориального самоуправления
День местного самоуправления – российский профессиональный праздник сотрудников муниципалитетов.
В России в 2019 году День местного самоуправления отмечается 21 апреля и проходит на официальном уровне уже в 7-й раз.
Совет старшеклассников МБОУ «СОШ №26» встретился с Председателем Совета местного территориального самоуправления по 22 микрорайону Зариповой Аклимей Гусмановной, которая рассказала о своей работе.
- «Это самая приближенная к людям форма власти, призванная решать главные вопросы и проблемами жителей микрорайона» - говорит Аклимя Гусманова.
В здании Общественного центра 22 микрорайона Аклимя Гусмановна ведет прием граждан, здесь же имеется опорный пункт полиции.
-
Современная астрономия 22.04.2019Как устроена Солнечная система? Где она заканчивается? Все ли звезды одинаковы? Есть ли границы у Вселенной? Ответ на эти и некоторые другие вопросы получили сегодня ученики 9-11 классов на школьной конференции "Современная астрономия", подготовленный будущими выпускниками.