муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18 |
Телефон: | +7(855)-545-05-10 |
E-Mail: | S10.Nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" НМР РТ |
Руководитель: | Бликин Андрей Иванович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 1011 учеников |
У нас учат: | 59 педагогов |
Новости школы №10
Бизәкләрдә халкым тарихы
Опубликовано: 26.04.2022Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхамәтлерәк булырга тырышасың. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре, энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфаклары, бизәкләп тукылган чаршаулары бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.
Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли иемнәр дә – татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.
“Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, - ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, татар теле укытучылары, мәктәбебездә “Бизәкләрдә халкым тарихы” исемле күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә укучылар татар халкының милли киемнәре, чигелгән, сугылган сөлгеләр һәм матурлап, бизәп эшләнгән савытлар белән таныштылар. Укучыларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре һәм тарихыбызга, йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләнде.
К списку новостей