• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18
Телефон: +7(855)-545-05-10
E-Mail: S10.Nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10" НМР РТ
Руководитель: Бликин Андрей Иванович
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 1011 учеников
У нас учат: 59 педагогов

Новости школы №10

Встреча с татарской поэтессой Нажибой Сафиной

Опубликовано: 18.10.2019

18 нче октябрь көнне 10 санлы гомуми урта белем бирү мәктәбенең актлар залында язучы ”Милли моңыбызның бер кылы” дип исемләнгән күренекле әдип Нәҗибә Сафина белән очрашу кичәсе узды.

Мәктәбебезнең күркәм залында шигърият сөючеләр, шәһәребезнең “Кама таңнары” әдәби оешмасы әдипләре, шәһәр китапханәләренең татар телендә эш алып баручы хезмәткәрләре, үзләренең шигырь язарга маһир шәкертләре белән мәктәпләрнең татар теле мөгаллимнәре, 10- нчы гомуми белем бирү мәктәбенең шигырь язарга омтылыш ясаучы, шигърияттә тәүге адымнарын ясаучы укучылары, шәһәр мәгариф идарәсенең милли бүлек хезмәткәрләре җыелды.

Очрашуның максаты: Казан каласыннан Түбән Камага килгән балалар, өлкәннәр өчен язучы, шагыйрә, журналист, җәмәгать эшлеклесе Нәҗибә Сафина белән очрашу; аның иҗаты белән танышу; язарга теләге булган укучыларга этәргеч бирү, язу серләренә төшенергә омтылыш тудыру иде.

Кичәбез гөрләп үтте! Залыбыз шигырь яратучылар белән тулы иде.  Нәҗибә Сафинаның шигырьләрен дә укыдылар. Җырга әверелгән “Шүрәле, Шүрәле” җырын да башкардылар. “Бер биедем туйганчы” шигыреннән соң татарча рәхәтләнеп биеп тә алдылар. Кичәбез сорау-җавап рәвешендә бик тыгыз, күп мәгълүматлы, кызыклы булды. Кичәнең ахырында бөтен халык “Туган тел” җырын аягүрә басып җырлады. Истәлеккә фотосүрәткә төштеләр.

Бу очрашу мәңгегә күңелләрдә сакланыр, тарихка кереп калыр!




К списку новостей