• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18
Телефон: +7(855)-545-05-10
E-Mail: S10.Nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10" НМР РТ
Руководитель: Бликин Андрей Иванович
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 1011 учеников
У нас учат: 59 педагогов

Новости школы №10

Шигъри сәяхәт.

Опубликовано: 20.05.2016

Бүгенге көндә патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе бик актуаль. Туган якны ярату гаиләдән, мәктәптән, туган шәһәрдән башлана. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә без бу эшне төрле язучылар әсәрләрен өйрәнү  аша башкарабыз, шул исәптән төбәгебез язучылары әсәрләре аша да. Шәһәребез язучысы Рәмзия Вәлиеваның иҗатында барлык темаларга да шигырьләр табарга була. Автор үз иҗатында яшьлек шәһәрен төзүчеләргә, төрле һөнәр ияләренә, туган якның матурлыгына, урамнарның гүзәллегенә дан җырлый.

Түбән Каманың юбилеена Рәмзия Вәлиеваның “Түбән Камага шигъри сәяхәт” җыентыгына  нигезләнеп, укучылар белән проек төзедек. Проект аша   республиканың  “Укытучы-мастер ” грантына лаек булдым. (Моңа кадәр дә  без бу автор белән  китаплар чыгаруда хезмәттәшлек иткән идек). Иҗади эшебездә мәктәп китапханәсе белән берлектә оештырылган “Сәләт” клубы укучылары катнашты. Проект эше белән шәһәр  электр транспорты генераль директоры  Хәбибуллин Рафаил Исмәгыйль улы да кызыксынды һәм аны гамәлгә ашырырга ярдәм итте. Без аңа зур рәхмәтебезне белдерәбез.

19нчы май – Пионер туган көндә, бу проектка йомгак ясалды. Укучылар шигъри вагонда, башлангыч тукталыштан алып, Кызыл Чишмәгә кадәр шәһәребез тарихы, аның күренекле шәхесләре, истәлекле урыннары, матур урамнары турында сөйләделәр. Бу мәгълүмат кунакларда  да кызыксыну уятты, чөнки безнең  күп кенә урамнарга геройлар, язучылар, шагыйрьләр, химиклар  исемнәре бирелгән. Сәяхәт балалар өчен генә түгел, өлкәннәр өчен  дә онытылмаслык вакыйга булды. Чөнки чакырылган кунаклар арасында ветеран-укытучылар, төзүчеләр, химиклар, шинчылар  һәм башка һөнәр ияләре бар иде. Алар, яшьлекләрен искә алып, үз хезмәтләре турында сөйләделәр һәм балаларга төрле нәсыйхәтләр бирделәр. Чакырылган  укучыларның әбиләре, (аксакаллар шурасы чакырылып та килмәделәр) һәм “Игелек” үзәгеннән кунаклар, сәяхәтебезне ямьләп, җырлап та алдылар. Бәйрәмебезгә  “Талир тәңкә” ансамбле Роза һәм Кәүсәр Камалиевлар моңлы бизәк  өстәде.      

10нчы мәктәп директоры Андрей Иванович Бликин татар телендәге чараларны бик хуплап ала һәм hәрдаим ярдәм итә. Мәктәбебездә иҗади эшләүче укытучы  өчен барлык шартлар да тудырылган, әти-әниләр дә каршы килми.

Мәктәп һәм трамвай оешмасының хезмәттәшлеге әле тагын да дәвам итәчәк. Тиздән 126 нчы номерлы вагонда баручылар, электрон таблода, Рәмзия Вәлиева шигырьләренә 10нчы мәктәп укучылары ясаган презентацияне күрерләр. Шәһәрдәшләребезне һәм шәhәребез кунакларын Түбән Кама буйлап  шигъри сәяхәткә чакырабыз.

 



К списку новостей