муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18 |
Телефон: | +7(855)-545-05-10 |
E-Mail: | S10.Nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №10" НМР РТ |
Руководитель: | Бликин Андрей Иванович |
Год основания учреждения: | 1973 |
У нас учатся: | 1011 учеников |
У нас учат: | 59 педагогов |
Новости школы №10
"Тукай сулышы" проекты
Опубликовано: 28.04.2016Әй, хөрмәтле Габдулла, ярлыкасын сине Алла.
Шигырең белән рухландырып салдың безне ак юлга.
Шәехзадә Бабич.
Рухландыра да, ак юлга да сала безнең барыбызны да Габдулла Тукай иҗаты.
18 нче апрельдә 10 нчы мәктәбебездә “Тукай сулышы” әдәби марафоны игълан ителде. Бөек шагыйребез Г. Тукайның 130- еллык юбилеена багышлап 2 нче А сыйныфында шул ук исем астында проект старт алды. Укучылар шигырьләр ятлады, көн саен Тукай әсәрләренә төшерелгән мультфильмнар карадылар, рәсем дәресләрендә портретын, укыган әсәрләренә иллюстрацияләр ясадылар, аның тормышы, иҗаты белән презентацияләр аша, үзләре табып укыган китаплар аркылы тирәнтен таныштылар. Уку дәресендә белемнәрен тикшерү максатыннан тест башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.
4 нче китапханәнең без еш кунаклары дип әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Менә 20 нче апрель көнне дә безнең сыйныфны “Тукайга кунакка” чакырдылар. Казаннан килгән Казан Дәүләт Курчак Театрына “Кәҗә белән Сарык “ спектаклен карарга бардык. Истәлеккә искиткеч фотолар,видеолар төшереп кайттык.
Укучыларның әти-әниләре дә читтә калмады: алар Тукай шигырьләрен сәнгатьле укып, диктофонга яздырып балалары аркылы класска җибәрделәр. Шулай итеп, без көн саен әти-әниләр башкаруында искиткеч аудиоязмалар тыңладык. Укучылар тәнәфесләрдә “Туган тел”, “Туган авыл”, “Бишек җыры”н башкардылар. Ә 28нче апрель көнне мәктәптә уздырылган концертта катнаштылар, 29 -ы оста шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә осталыкларын күрсәттеләр, хәтта Әсхәдуллина Камилла белән Гизятова Әдиләнең “Яңгыр илә Кояш” шигырь сөйләүләрен видеотасмага яздырып Казанның “МАНЗАРА” тапшыруына җибәрдек. Кич белән, укучыларның әти-әниләре белән бергә җыелып, Тукайга багышланган йомгаклау әдәби -музыкаль кичә үткәрдек. Тукай әсәрләре аркылы укучыларым эш сөяргә, зурларны хөрмәт итәргә,татар телебезне яратырга өйрәнделәр. Бу ункөнлек проект чаралары укучыларымның хәтерендә уелып калсын иде дигән теләктә калам.
2 нче А сыйныфының укытучысы, Нурмөхәммәтова Гүзәл Рәшитовна.
К списку новостей