• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Нижнекамский
  • Школы
  • МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан (Школа - центр компетенции в электронном образовании)

муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №10 с углубленным изучением отдельных предметов" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423571, г. Нижнекамск, ул. Чулман, д. 18
Телефон: +7(855)-545-05-10
E-Mail: S10.Nk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "СОШ №10" НМР РТ
Руководитель: Бликин Андрей Иванович
Год основания учреждения: 1973
У нас учатся: 1011 учеников
У нас учат: 59 педагогов

Новости школы №10

“Татар кызы – 2016”

Опубликовано: 09.03.2016

“Әйе,  татар  кызы  мин, тарих  биргән  олы  исем  ул.

Минем  буем, сыным, күз  карашым,

Миндә  генә  булган  төсем  ул,

Горурлыгым,  минем  матурлыгым  ул!”-  шундый  девиз  астында  2 нче  А  сыйныфы  кызлары   “Татар кызы – 2016”  бәйгесендә  катнаштылар.  Бу  күркәм  бәйрәм   аларның   яраткан  әниләренә , әбиләренә, апаларына  багышланган  иде.  Беренче  бәйге  алдыннан малайларыбыз  милли  киемнәрен  кигән  кызларыбызны  кулларыннан  тотып  сыйныфыбызның  түренә   алып  чыктылар: “Күрегез,  безнең  чибәр,  акыллы, тыйнак,  сөйкемле татар  кызларын,күрегез!” – дигән  төсле   булды  ул.   10 кызыбыз,  матур  хәрәкәтләр ясап,  аккошлар  кебек  йөзделәр.   Килгән  кунаклар  сокланып,  күзләрен   ала  алмыйча  , ләззәтләнеп  тордылар. 

Беренче  бәйгедә  кызларның  һәрберсе  үзләре  белән  таныштырырга  тиеш  иде.  Алар  матур итеп  татар телендә  бу  эшне  башкарып  күрсеттәләр.

Әнием!  Нинди  кадерле  сүз!  Әни-  кеше  тормышына  ямь  бирә. Үзебезгә  яшәү  биргән  олы  җаннарны  олыларга,  кадерләргә  тиешбез. Икенче  бәйгедә  кызларыбыз  әниләренә  язган  “Рәхмәт  хат”ларын  укыдылар.  Аларны  бәйрәм  ахырында  технология  дәресендә  эшләгән  букетлары  белән  бергә   тапшырдылар.  Укучыларда  милли  хис  тәрбияләү максатыннан , бәйгегә  бишек  җырын  җырлауны  да керттек. 

Кызларыбыз   “Күрегез, ниләр  булдыра   кызыгыз!” бәйгесендә  үзләренең  бөтен  яклап  сәләтләрен  күрсәттеләр.   Бәйге   дәвамында  курайчылар да  осталыкларын  яшереп  тормадыр. Аларга  аккомпаниатор булып  курайчы  бабабыз  Радик  Шакирович  та  килгән иде.  Сүз  уңаеннан, күптән  түгел    Чаллы  шәһәрендә  узган  курайчылар  ярышында  безнең  укучыларыбыз   БЕРЕНЧЕ  урынны  яулап  алдылар.  Афәрин!  

Бәйгеләр   иҗади   чыгышлар  белән  үрелеп  дәвам  итте.  Кызларыбыз “Сигезле”  биюләрен   Әбиләренә  багышлап  биеделәр.   Оныкларының  хәрәкләнүләренә  карап, яшь  чакларын  искә  төшереп  сокланып карадылар  әбиләр!  

“Яратыгыз!” җырын  җырлаганнан  соң,   чираттагы  бәйгене  игълан  иттек.   Кызлар  әниләре белән  берлектә  татар милли  ризыкларының  берсен   пешереп  алып  килгән  иделәр .  Чигүле  ашъяулклар  ризыкларны  тагы  да  матурлап,  милли  төс  кертеп  торды. Кызларыбыз  бавырсак та,  өчпочмак  та, кош  теле  дә пешерә  беләләр  икән  бит!  Эх,  чәй  эчүләре  күңелле  булды  да  соң!  Килгән  кунаклар,  түгәрәк  өстәлләр   артына  җыелышып,  чәй  эчтеләр.  Искиткеч  күркәм  мизгелләр!

Соңгы “Дефиле”  бәйгесендә  катнашучыларыбыз   матур  йөрү  күнекмәләрен  күрсәттеләр.

Малайларыбызның  әниләреннән  җыелган  хөкемдарлар  кызларыбызга  уңай   бәя  биреп,  медальләр  тапшырдылар, ә  малайларыбыз  үз  куллары  белән  бизәгән   таҗлар  бүләк  иттеләр.  Камил  тәбрикләү  сүзендә  болай  диде: “  Безнең  кызларыбызның  барсы да  җиңүгә  лаек,  чөнки  һәрберсе  Туган  ягын, Туган  телен, Татар  халкын  ярата”. 

 

Бәйрәмебезне  бергәләшеп  “Туган  як”  җыры  белән   төгәлләдек  дип  әйтсәк,  бик үк хак  булмас,  чөнки  безнең  сыйныфыбызда  урнашкан  традицияләрәбез бар . Аның   берсе -  “Туган  тел”  җырын  башкару.  Милли  рухны  күтәрүче  үзебезнең  яраткан   җырыбыз  белән  бәйрәмне  йомгакладык та инде.



К списку новостей