Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Детская школа искусств» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/"Балалар сәнгать мәктәбе" Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы өстәмә белем бирүче муниципаль бюджет учреждениесе

Визитная карточка

Адрес: 423571, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, пр-т Мира, д. 45
Телефон: приемная +7(8555)36-51-36; бухгалтерия +7(8555)36-45-11;зам.директора по УМР и УВР +7(8555)47-36-32
E-Mail: DShi.Nk@tatar.ru; diart_nk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБУ ДО "Детская школа искусств"
Тип УДО: ХЭН
Руководитель: Шамшудинова Гульфия Насиховна
Год основания учреждения: 2008
У нас учатся: 1465 учащихся
У нас учат: 100 преподавателей

Новостной блок МБУ ДО "Детская школа искусств"

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрына экскурсия

Опубликовано: 11.01.2021

10 нчы гыйнвар көнне "Театр сәнгате" бүлегендә белем алучы балалар укытучылары Зиннәтуллина Сания Вакыйф кызы белән берлектә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында экскурсиядә булып кайттылар.  Күңелле hәм мавыктыргыч сәяхәт  Р.Вәлиевнең "Шомбай маҗаралары" исемле спектаклен караудан башланды. Тамаша бетү белән, укучылар игътибарына грим салу буенча кызыклы мастер-класс тәкъдим ителде. Шулай ук театр тарихы, танылган актерлар турында эчтәлекле әңгәмә оештырылды. Шәhәрдәшләребез, гомумән, җөмhүриятебез тамашачылары тарафыннан җылы кабул ителгән артистларыбыз белән якыннан танышу укучылар күңеленә хуш килде. Мәдәни чара балаларда кабатланмас тәэсирләр калдырды.



К списку новостей