• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №38» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423578, Республика Татарстан, город Нижнекамск, ул. Студенческая, зд.32г
Телефон: +7(855)-535-00-81
E-Mail: litsey38n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №38» НМР РТ
Руководитель: Павлова Татьяна Михайловна
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1930 учеников (из них иностранных граждан 1)
У нас учат: 92 педагога. Язык обучения: русский

Новости Лицея № 38

Встреча с Рузалем Мингазовым

Опубликовано: 19.02.2025

Очканда арсаң да,
Үрмәләп барсаң да,
Соң сулышка кадәр КЕШЕ бул...! – дип рухландырды укучыларны Рузәл Минһаҗев.

Бүген 6нчы Е сыйныфы укучылары волонтерлык хәрәкәте активисты, "Игелеккә бер адым" хәйрия фондының җитәкчесе,шигырьләр иҗат итүче, автор-башкаручы Рүзәл Минһаҗевны кунак итеп каршы алды.

Рүзәл абыйлары аларга үзенең туган ягы Мөслиме турында, яшь чакта якташлары белән бергә КВН командасын оештырганы, алар белән бергә сәхнәдә беренче тапкыр чыгыш ясаганнары, шул якташлар белән бергә махсус операциядә катнашкан егетләргә гуманитар ярдәм итүләрен сөйләде. Бу темага багышланган шигырьләрнең һәр сүзен үзенчәлекле хис-тойгы белән укуын балалар ихласлык белән, тын да алмыйча, күз яшьләре белән тыңладылар.

Чыннан да, Рүзәл Минһаҗевнең иҗатының күңелгә тия торган матур юллары һәрберебезне яшәү яме, тормыш гаме турында уйланырга мәҗбүр итте, йөрәкләрдә тирән эз салды.

Укучылар аның олы йөрәкле, саф күңелле кеше булганына сокландылар, шуңа күрә тиз арада үз иттеләр, үзләре әзерләгән сорауларын бирергә кыенсынып тормадылар, шагыйрьнең шигырьләрен дә сөйләп күрсәттеләр.
Очрашу ахырында Рузәл абыйлары укучыларга тормышның кабатланмас булуын әйтте, шуңа күрә һәр көннен, һәр сәгатьнен, һәр минутнын кадерен белеп калырга чакырды. Кешеләрне шатландырып, ярдәм итеп яшәргә, туган телләрен сакларга, махсус хәрби операция зонасына хатлар язганда күбрәк татар телендә язарга өндәде, чөнки безнең якташ солдатлар бу хатларны көтәләр, бу хатлар аларга яшәү дәрте бирә дип әйтте. “Гомумән, ни генә эшләргә җыенсагыз да, яхшы ният белән башлагыз!”- дип өстәде Рузәл Минһаҗев.

Укучылар исә, бу очрашудан үзләренә күп әхлакый үрнәк алдылар, милләтебезнең горурлыгы булырга сүз бирделәр, киләчәктә дә мондый җылы, күңелле очрашулар насыйп булсын иде дигән теләктә калдылар.

Изге ниятләрегездә, авыр эшләрегездә җиңеллек булсын, максатларыгыз кабул булсын!



К списку новостей