Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №38» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423578, Республика Татарстан, город Нижнекамск, ул. Студенческая, зд.32г |
Телефон: | +7(855)-535-00-81 |
E-Mail: | litsey38n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Лицей №38» НМР РТ |
Руководитель: | Павлова Татьяна Михайловна |
Год основания учреждения: | 2022 |
У нас учатся: | 1930 учеников (из них иностранных граждан 1) |
У нас учат: | 92 педагога. Язык обучения: русский |
Новости Лицея № 38
Сәлам
Опубликовано: 03.11.20231-2 ноябрьдә, Казан шәһәренең 33 нче гимназия базасында бөтен республикадан Туган тел укытучыларының квалификациясен күтәрү курслары узды.
Лицейның татар теле, әдәбияты укытучысы Нуриәхмәтова Р.З., “Сәлам” УМКсы буенча эшне оештыру” дип аталган курсларда белем алды. Беренче көнне курсларда катнашучыларны гимназия директоры Гыйзатуллин Ф.И. сәламләде һәм нәтиҗәле эш теләде. Үз чыгышында ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР атказанган укытучысы, РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре Р.Р. Шәмсетдинова туган телләр кафедрасының эш тәҗрибәсе, туган телләрне өйрәнүдәге казанышлар һәм актуаль мәсьәләләр турында сөйләде. Х. Хөснетдинова федераль эш программалары һәм«Сәлам» проекты өстендә эш башлану тарихы, дәреслекләре белән эшләү үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде. Шулай ук дәресләрдә флеш-карталар куллану үзенчәлекләренә басым ясалды. Карпухина Н. укучыларда уку грамоталылыгын ничек үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашты. 2нче һәм 4нче сыйныф укучылары "Сәлам"программасы ярдәмендә ничек матур итеп сөйләшергә һәм хәтта җырларга өйрәнгәннәрен күрсәттеләр.
????Курсларның икенче көнендә "Сәлам" УМК һәм башка дәреслек авторлары чыгыш ясады. Укытучылар аларга турыдан-туры сораулар бирә алдылар. Курслар бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле булды.
К списку новостей