• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №38» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423578, Республика Татарстан, город Нижнекамск, ул. Студенческая, зд.32г
Телефон: +7(855)-535-00-81
E-Mail: litsey38n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №38» НМР РТ
Руководитель: Павлова Татьяна Михайловна
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1930 учеников (из них иностранных граждан 1)
У нас учат: 92 педагога. Язык обучения: русский

Новости Лицея № 38

"Я учитель, а это значит..."

Опубликовано: 19.09.2023

Здравствуйте, друзья! Мы продолжаем акцию "Я учитель, а это значит...", приуроченную к году педагога и наставника.

Сегодня своей историей с вами поделится заместитель директора по учебной работе Нуриева Лейсан Закариевна. Встречайте!

Кем алга бармый, шул артка тарта

Укытучы…Үзенең йөрәк җылысын балаларга бирүче изге зат. Дөньяда әлеге һөнәрдән дә күркәмрәк һөнәр бармы икән? Мәктәп бусагасын атлап керү белән, укытучы бала өчен иң кадерле кешегә әйләнә. Ул аның өчен икенче әни дә, психолог та, табиб та....

Балалар бакчасына йөргәндә үк, үземнең укытучы булачагымны белә идем инде. Кечкенә энем белән сеңлемне каршыма утыртып укытучылы уйнаганымны хаман да хәтерлим. Капка төбенә җыелган әбиләргә кычкырып газеталар укуымны өлкәннәр әле дә искә алалар. Бу үзенә күрә бер мәдәни агарту эшләре булган инде...

Бала чактагы хыял канатлары мине туп-туры педагогия институтына алып килделәр. Факультетларның да ниндие бит эле... Яңа гына ачылган татар филологиясе факультеты! Әнвәр Мәгъдәнурович Шәрипов, Рәвия Саматовна Абдуллина, Рәзинә апа Мөхиярова кебек зыялы укытучылар, тирән белем генә биреп калмыйча, бездә милли горурлык хисләре дә тәрбияли алдылар. Ә Мөхәммәт ага Мәһдиев курсларын тыңлау-үзе бер бәхет иде.

Кулыма филолог дигән юлламаны тотып, тәүге тапкыр эшкә килгән көнемнән инде 26 ел вакыт үтеп тә киткән. Беренче хезмәт елларымны Түбән Каманың яңа төзелгән 33нче урта мәктәбендә башладым. 24 ел хезмәт иткән мәктәбемне көн дә җылы хисләр белән искә алам.

Бүгенгесе көнне мин шәһәребезнең иң зур лицеенда укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшлим. “Кем алга бармый, шул артка тарта”, - дигәннәр. Әйе, әлеге вазифа бик күп көч таләп итә. Үз эшемнең нәтиҗәсе яхшы булсын өчен, бөтен күңелемне биреп эшлим, эзләнәм, яңалыклар өйрәнәм. Алга бару кыен түгел, бары тик күңел җылысын, ихтыяр һәм зирәклекне, иҗади кызыксынучанлыкны бергә кушып алга атларга кирәк!
 



К списку новостей