• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Лицей №38» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Визитная карточка

Адрес: 423578, Республика Татарстан, город Нижнекамск, ул. Студенческая, зд.32г
Телефон: +7(855)-535-00-81
E-Mail: litsey38n-kamsk@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Лицей №38» НМР РТ
Руководитель: Павлова Татьяна Михайловна
Год основания учреждения: 2022
У нас учатся: 1930 учеников (из них иностранных граждан 1)
У нас учат: 92 педагога. Язык обучения: русский

Новости Лицея № 38

“Халыклар дуслыгы” фестивале

Опубликовано: 22.02.2023

Бер көндә барлык илләр буйлап ничек сәяхәт итәргә? Төрле милләт халыкларының ризыкларын берьюлы ничек татып карарга? Милли костюмнарның һәм җырларның матурлыгын, милли бию яктылыгын кайда күрергә?
Әлбәттә, безнең фестивальдә! Лицейда ике көн рәттән дәвам иткән “Халыклар дуслыгы” фестивале бу хыялны тормышка ашырырга, төрле халыкларның гаҗәеп дөньясына эләгергә мөмкинлек бирде.

2023нче ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Һәм без, шушы 2 көн дәвамында, төсләр һәм жанрлар, җырлар һәм биюләр, музыка һәм шигырьләр, халык костюмнары һәм бәхетле йөзләр аша чын салават күпере күрдек! Безгә бу матурлыкны “Халыклар дуслыгы” фестивалендә катнашучылар, ягъни лицейның 3-6 нчы сыйныф укучылары булдырырга ярдәм итте.

Фестивальдә тәкъдим ителәсе милләтне сыйныфлар жирәбә салу юлы белән сайладылар. Ата-аналар, укытучылар белән берлектә костюмнар әзерләнде, милли ризыклар пешерелде. Фестивальнең беренче этабы күргәзмә рәвешендә узды. Һәр сыйныф бирелгән халыкның кыскача тарихын, милли ашларын, геральдикасын, костюмнарын тәкъдим итте.
Икенче этапта укучылар сәхнәдә иҗади номерларын күрсәттеләр.Татар, башкорт, рус, әзербайҗан биюләре үзара үрелеп барды, грузиннарның лезгинкасы, якутларларның тылсымлы биюләре тамашачыны таң калдырды. Белорус җыры белән мордва әкияте дуслашты, башкорт курае аларга моң өстәде.

Дуслыкның милләте юк. Диннәребез, гореф-гадәтләребез һәм тышкы кыяфәтләребез төрле булса да, без бер теләктә яшибез: күгебез аяз, дөньялар тыныч булсын иде.



К списку новостей