Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение "Нижнекамский колледж транспортной инфраструктуры"/"Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте " дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, г. Нижнекамск, ул. Юности, 23 |
Телефон: | +7(855)-530-51-08;+7(855)-530-39-64 |
E-Mail: | n.kti@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГАПОУ "Нижнекамский колледж транспортной инфраструктуры" |
Руководитель: | Кадыров Алмаз Кавиевич |
Год основания учреждения: | 1980 |
У нас учатся: | 925 обучающихся |
У нас учат: | 30 преподавателей, 38 мастеров |
Новостной блок НК АПК
БЕЗДӘ КУНАКТА
Опубликовано: 02.04.202126 март көнне Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә кабатланмас моңлы тавыш ияләре, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән очрашу оештырылды.
Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйлова алып барды.Истәлекле чара лирик җырларга урелеп барды. Артистлар белән бергә тамашачылар да кушылып җырлады. Соңыннан кунакларга күп кенә кызыклы сораулар бирелде һәм иң күңелле мизгел концертка билетлар уйнату булды. Ике иң мәгънәле сорау биргән өчен көллиятебез шәкерте Гарифуллин Наил дә концертка чакыру билеты белән бүләкләнде.
Чарага баруны оештыручы социаль педагог Сираҗиева Айсылу Илгизәр кызы һәм көллият директорының укыту — тәрбия эшләре буенча урынбасары Ибраһимова Галия Гәбдерәүф кызы мондый чаралар гаиләләрне ныгыта, яшьләргә матур үрнәк булып тора һәм алга таба да дәвамлы булсын иде дигән теләкләрен оештыручыларга җиткерделәр.
К списку новостей