Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 71 обучающийся/71 укучы, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Наши новости
Укытучылар көне
Опубликовано: 05.10.2012Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укытучылар көненә зур концерт куелды.
Укытучы хезмәте - сабырлык, тырышлык, белем таләп итә торган һөнәр. Сабый бала тормыш ваклыклары арасында югалмасын дип, юл өйрәтеп, хәреф танытучы иң беренче кеше – укытучы. Нәни баланың күңеле уңдырышлы җир-ана кебек, ә укытучы аңа белем орлыклары сала. Бу орлыклардан исә игелек, мәрхәмәт, шәфкать, тәүфыйк кебек сыйфатлар үсеп чыга, ныгый. Әйтерсең лә, укытучы үзенең җанын-тәнен телем-телем кисәкләргә бүлеп балаларга өләшә.
Нәкъ менә укытучылар мәгърифәт дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга өйрәтә, белгәннәрен укучылары хәтеренә сеңдерергә тырыша, тәрбияле булырга өнди...
Хөрмәтле коллегалар! Чын күңелебездән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәбез! Авыр, әмма мактаулы хезмәтебездә һәркемгә иҗади уңышлар насыйп булсын. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, ак бәхетләр телибез. Бәйрәм белән!
К списку новостей









