Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423555,Республика Татарстан,Нижнекамский муниципальный район, Каенлинское СП, с.Каенлы, ул.Школьная, д.17 |
| Телефон: | 8(8555)44-91-23 |
| E-Mail: | kaenly.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Каенлинская СОШ" НМР РТ |
| Руководитель: | Сулейманова Лейсан Ильдусовна |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 71 обучающийся/71 укучы, из них иностранных граждан 4 |
| У нас учат: | 13 учителей/13 укытучы |
Муниципальное Бюджетное Общеобразовательное Учреждение «Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района РеспубликиТатарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының "Каенлы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Герой-шагыйрь Муса Җәлил 15.02.2018 Бүген Краснова Ф.Г. башлангыч сыйныфлар өчен чара үткәрде. Балалар Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын искә төшереп, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын башкардылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

-
А.Алиш - балалар язучысы 15.02.2018

Мәктәптә Туган тел ункөнлеге уңаеннан чаралар үткәрелә. Бүген 2 нче сыйныфлар сыйныфтан тыш уку дәресен Абулла Алишка багышладылар. Укытучылары Калимуллина И.Г. балаларда А.Алиш иҗатын өйрәнүгә зур кызыксыну уяткан. Укучылар аның әсәрләрен генә укып калмаган, алар буенча рәсемнәр дә ясаган, геройларын пластилиннан ясап, күргәзмә дә оештырган.
-
14.02.2018

Всероссийская акция «Подари книгу», посвященная к Международному Дню книгодарения
-
Җыр һәм строй бәйгесе 14.02.2018

Ел саен үткәрелеп килә торган "Җыр һәм строй бәйгесе"ндә быел 1 нче сыйныфлар да катнашты. Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - 1нче, 7нче, 9 нчы сыйныфлар,
2 урын - 3 нче, 5 нче сыйныфлар,
3 урын - 4 нче сыйныф. -
Династии России 13.02.2018 13 нче февраль көнне 7 нче сыйныф укучысы Калимуллина Адилә "Мин укытучылар династиясеннән" дигән эше белән шәһәр һәм район күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып кайтты.

-
10.02.2018

Взвод школы участвовал в зональном этапе муниципального смотра-конкурса строя и песни, посвященного Дню защитника Отечества и 100-летию Российской Армии и показали следующие результаты: Ризванова Эльвира заняла 3 место по компьютерному тестированию, в соревнованиях по подтягиванию на перекладине взвод занял 2 место.
-
Урок мужества “Я помню, я горжусь” 09.02.2018

Урок мужества “Я помню, я горжусь”
Бүген 8 нче сыйныф укучылары Каенлы мәдәният йортында Батырлык дәресендә булып кайттылар.
-
Ату ярышы 08.02.2018 8 нче февраль көнне Сулейманов Р.Р. әтиләр һәм егетләр арасында ату ярышы оештырды. Әтиләрдән: I урынга Гайнетдинов Р. , II урынга Сулейманов Р., III урынга Таипов И. лаек булдылар. Егетләрдән: I урынны Шестаков Н., II урынны Салахиев И., III урынны Таипов И. яулады. Әтиләрне һәм егетләрне җиңүләре белән котлыйбыз!

-
Студентлар белән очрашу кичәсе 03.02.2018

Бер күрешү-үзе бер гомер бит,
Очрашуга сәбәп табылсын.
Бер-берләрен сагынышкан дуслар
Күрешергә мәктәпкә агылсын!
Кайтыйк әле, онытмыйк без, дуслар,
Канат ярган туган ояны.
Кыңгыраулар чыңы кабат дәште,
Мәктәпкә дип килдек без тагын, - дип безнең мәктәпне тәмамлап
чыккан укучыларыбыз очрашуга килде.
-
Сталинград сугышына 75 ел 02.02.2018

Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына быел 75 ел. Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры була. Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Сталинград өчен барган сугышлар тәмамланганда, аның 500 мең кешелек халкыннан (100 меңләп кеше эвакуацияләнергә өлгерә) 30 мең чамасы кеше, шәһәрнең үзәк өлешендә исә нибары 7 кеше исән кала. 1942 елда булдырылган "Сталинград оборонасы өчен" медале белән 700 меңнән артык кеше бүләкләнә.
Сталинград сугышының 75 еллыгына карата мәктәптә дә төрле чаралар узды.
Укучылар әлеге темага документаль фильмнар карадылар, рәсемнәр ясадылар.









