МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423564, пгт. Камские Поляны, ул. Микрорайон 1, д. 29 |
| Телефон: | +7(855)-533-90-12 |
| E-Mail: | kp1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "КПСОШ №1" НМР РТ |
| Руководитель: | Мичурина Надежда Петровна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 749 ученик, из них иностранных граждан 5 |
| У нас учат: | 44 педагога; язык обучения: русский |
МБОУ «Камскополянская средняя общеобразовательная школа №1» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «Кама Аланы 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
“И туган тел, и матур тел...” 19.02.2016

6 нчы а сыйныфының рус төркемендә һәм адаптив программа буенча 3-4 в сыйныфында укучылар бергәләп Халыкара туган телләр көненә, М. Җәлил, Г. Тукайның юбилейларына багышланган күмәк чара үткәрделәр. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы, психолог Ф.Ә. Сибгатуллина әзерләде. Кичә әдәби-тарихи экскурсия формасында оештырылган һәм укучыларга иҗади фикерләү сәләтен, сәнгатьле уку күнекмәләрен каилләштерүче, шагыйрьләрнең иҗаты белән кызыксыну тәрбияләүче, күп өстәмә мәгълүмат тупланган биремнәр әзерләнгән иде. Ф.Ә. Сибгатуллина әлеге тәрбияви чара кысаларында адаптив программа белән шөгыльләнүче балалар белән эш тәҗрибәсе белән дә уртаклашты
-
6а сыйныфында ачык дәрес 19.02.2016

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л.Ә. Сәгыйрова 6 нчы а сыйныфының рус төркемендә “Сашаның дуслары” темасына ачык дәрес күрсәтте. Укучылар дәрестә бик актив катнашты: дуслык турында татар халык мәкальләрен яхшы белүләрен, проблемалы сорауларга үз фикерләрен әйтә һәм, иң мөһиме, аралаша белүләрен, татар телен үзләштереп баруларын күрсәтте. Укытучы тарафыннан укучыларны сөйләмгә чыгару өчен бик күп эшләнә, нәтиҗәле эш алымнары кулланыла
-
Линия жизни Туфана Минуллина 19.02.2016

В рамках декады татарского языка и литературы, совместно с библиотекарями детской поселковой библиотеки, 17 февраля среди 5 классов прошел час – портрет, посвященный творчеству татарского писателя Туфана Минуллина
-
Китап күргәзмәсе 19.02.2016

Мәгълүм булганча, быел татар театрының 110 еллыгы билгеләп үтелә. Шул уңайдан, мәктәбебез китапханәсендә китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче Иванова И.А. кызыксынган укучыларны күргәзмә һәм татар театры тарихы белән таныштырды
-
Иң татлы тел – туган тел 19.02.2016

5 нче б сыйныфының рус төркемендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р. Сәрвәрова җитәкчелегендә Халыкара туган телләр көненә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе үткәрелде. “Иң татлы тел - туган тел” дип исемләнгән бу бәйге-кичәдә укучылар, ике командага бүленеп, татар телен ни дәрәҗәдә белүләре буенча көч сынашты. Биремнәр мавыктыргыч һәм төрле формада әзерләнгән: укучылар туган тел турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләде; Татарстан һәм татар халкының милли бәйрәмнәре, ашлары, тарихы турында викторина сорауларына җавап бирде; әдәби әсәрдән алынган өзекләрнең авторларын искә төшерде, мәкаль-әйтем, табышмакларны яхшы белүләрен исбатлады һ.б. кызыклы, иҗади биремнәр үтәде. Соңыннан җиңүчеләр билгеләнде, нәтиҗәләр ясалды
-
Муса Җәлил иҗаты буенча ачык дәрес 17.02.2016

16 нчы февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Н.Р. Сәрвәрова 5нче а сыйныфының рус төркемендә М. Җәлилнең “Алтынчәч” либреттосын өйрәнү буенча ачык дәрес күрсәтте. ФДББС таләпләренә җавап бирә торган, заманча технологияләргә нигезләнгән дәрестә укучыларның белем-күнекмәләренең тотрыклы булуы, төпле үзләштерелгәне, укытучының педагогик осталыгы чагылыш тапты. Укытучы дәрестә М. Җәлил сүзләренә язылган җырларны, “Алтынчәч” операсыннан арияләрне урынлы кулланды, әдәбият теориясе буенча яңа төшенчәләрне, либреттоның төп идеясен аңлатуга иреште. Яңа материал өйрәнү белән бергә, укучылар М.Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын тирән белүләрен, татар операсы һәм музыка сәнгате белән кызыксынуларын, татар телен яратып үзләштергәнен күрсәтте
-
Туган телгә мәдхия 17.02.2016

Декада кысаларында төрле тәрбияви чаралар еш уздырыла. Шулар арасында Халыкара туган телләр көненә багышланганы аеруча зур әһәмияткә ия. Тел кешеләргә бер-берсен аңларга, теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә булыша. Рус педагогы К. Ушинский телнең шәхесне тәрбияләү һәм үстерүдәге әһәмияте турында: “Халыкның теле – аның рухи тормышының иң яхшы,беркайчан да шиңми торган иң матур чәчәге. Телдә халык һәм аның Ватаны җанлы рәвештә гәүдәләнә, телдә халыкның бөтен рухи тормышының тарихы чагыла”,- дигән. Аерым алганда, безнең мәктәптә төрле милләт балалары дус һәм тату яши, төрле чараларда актив катнаша. Бүген үткәрелгән чарада 3-6 нчы сыйныф укучылары үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Алдан әзерләнеп килгән укучыларның чыгышын яшьтәшләре кызыксынып кабул иттеләр.
-
Лыжня Камских Полян – 2016 16.02.2016

13 февраля 2016 года состоялись массовые соревнования по лыжням гонкам «Лыжня Камских Полян - 2016». В соревнованиях приняли участие более 30 обучающихся и педагогов школы
-
Парламентский урок 16.02.2016

12 февраля 2016 года в 8-ых классах школы учителем истории и обществознания Гурьяновой Л.П. был проведен парламентский урок, в ходе которого Лидия Павловна рассказала ребятам о государственном устройстве Российской Федерации и Республики Татарстан. На мероприятии присутствовал Депутат местного самоуправления пгт Камские Поляны Кузнецов В.Б., который познакомил обучающихся с представителями органов местного самоуправления, а также ответил на все интересующие ребят вопросы
-
Балалар бакчасында кунакта 16.02.2016

Балалар бакчалары белән мәктәбебез арасында дәвамчанлыкны тәэмин итү буенча эш планы нигезендә, 15 нче февраль көнне башлангыч сыйныфларның татар төркемнәрендә укучы балалар “Чаткы” балалар бакчасына кунакка барды. Әлбәттә, кунакка буш кул белән бармыйлар: укучылар М. Җәлилнең 110 еллыгына багышланган күмәк чарада катнашу өчен зур әзерлек белән килде. Өстәмә белем бирү педагогы Р.Р. Сәлахова һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Л.Ә. Сәгыйрова җитәкчелегендә укучылар герой шагыйрьгә багышланган шигырьләр, җырлар, аның әсәре буенча инсценировка өйрәнеп, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында лаеклы чыгыш ясады. Кичәгә бәя бирүче методист һәм тәрбиячеләр укучыларның чыгышларын югары бәяләде















