Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
-
Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы
20.04.2024
13-18 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада безнең укучылар да актив катнашты. Йомгаклау этабына үтү өчен, безнең укучылар алдагы өч этапта җиңү яуладылар. Гамируллин-җиңүче.
Хазипова белән Шахиева -призер булдылар. Физик тәрбия укытучылары (Булатов И.Ф. һәм Махъянова Г.Г.) Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. -
«Аҗаган 2024»
19.04.2024
Безнең гимназиядә «Аҗаган 2024» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды. Безнең гимназия отряды лаеклы 1 нче урын яулады. Молодцы балалар.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары
18.04.2024
Безнең гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары Факил Сафин, Набирә Гыймматдинова, Фоат Садриев, Рәсимә Набиуллина, Альбина Муртазина белән очрашу узды. Язучылар мәктәп укучылары белән җанлы аралаштылар. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреп җанлы аралашу үткәрделәр. Кунаклар мәктәп музее белән дә таныштылар. Әлеге очрашу тәэсиратлары барыбызның күңелендә дә озак сакланыр дип өметләнәбез. 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат Фоат Садриев иҗаты буенча фәнни эш язган иде.Һәм аның язучыдан: Әсәрләрдә прототиплар кем? Вакыйгалар тормыштан алынганмы? - дигән сорауларга җавапны беләсе килгән иде. Бүген әлеге сорауларга җавапны ул язучының үзеннән алды.