Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
| Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
| E-Mail: | gimnaz2.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
| Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 1362 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
| У нас учат: | 67 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Йолдыз Шәрәпова белән очрашу. 25.03.2022

Бүген Апуш балалар китапханәсендә шагыйрә Йолдыз Шәрәпова белән очрашу булды. Очрашуда 4 г һәм 4 д сыйныф укучылары катнашты. Балалар шигырьләр сөйләделәр һәм шагыйрәгә сораулар бирделәр. Очрашуны оештыручыларга бик зур рәхмәт
-
"Туган ягым-Татарстан" 16.03.2022

7 нче китапханә хезмәткәрләре: Резеда Максутовна, Алсу Габдулазаловна туган тел һәм әдәбияты укытучысы Әнисә Газизуловна белән берлектә 6 нчы Г сыйныфы укучылары өчен "Туган ягым - Татарстан" исемле кичә үткәрделәр. Кичәдә викторина сорауларына җавап бирү, командалар арасында ярыш, фотосурәтләр буенча эш төрләрен укучылар бик теләп башкардылар. Кичә укучылар өчен кызыклы, мавыктыргыч, бай мәгълүматка ия булуы белән истә калды.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 14.03.2022

Татар теле һәм татар әдәбияты, рус әдәбияты буенча Республикакүләм олимпиадада җиңүчеләрне ТЮЗга чакыру билеты белән бүләкләделәр. Молодцы.
-
Халыклар дуслыгы йортында 11.03.2022

7 в сыйныф укучылары (җитәкчесе Хәҗиева З. Г.) Халыклар дуслыгы йортына экскурсиягә бардылар.Төрле милләт халкының гореф- гадәтләре, көнкүрешләре белән танышып кайттылар.
-
Пицца ясау буенча мастер-класста 09.03.2022

Бәйрәм алдыннан 7 б сыйныф укучылары (җитәкчесе Харисова М. Р.) "Амбар"да пицца ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Балалар бик ошады. Оештыручыларга бик зур рәхмәт
-
Май чабу бәйрәме (Масленица) 07.03.2022

4 в сыйныф укучылары (җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М) Май чабу (Масленица) бәйрәмен билгеләп үттеләр.Табында бәйрәм күрке - коймак иде.
-
Котлыйбыз! 05.03.2022

8 март, халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан, Новичкова Л. Д. һәм Фомина Т. Г. - Түбән Кама шәһәре Мәгариф идарәсенең Мактау грамотасы белән, ә Хакимуллина С. М. - Түбән Кама муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Сезнең фидакарь хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт. Котлыйбыз.
-
"Россия ел укытучысы" 04.03.2022

Безнең рус теле һәм рус әдәбияты укытучысы Юнусов Д. Р. гимназия данын яклап, "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының, зона турында чыгыш ясады. Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез Түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез
-
Котлыйбыз! 03.03.2022

Республикакүләм "Жить, помня о корнях своих..." дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциядә гимназия укучылары төрле секцияләрдә уңышлы чыгыш ясадылар. Габдуллина Айгөл 3 урын, Шаймухаметова Камиля 3 урын, Сабирова Азалия 3 урын, Минуллина Камилла 3 урын дипломнар белән бүләкләнделәр. Музей активистлары командасы видеороликлар бәйгесендә 1 урын алды. Укучыларны, укытучыларны жиңү белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез. Җитәкчеләре Шаймухаметова Ф.М. һәм Муратова Л.М.
-
Гимназиядә танылган драматург булды 02.03.2022

1 нче март көнне безнең гимназиядә танылган драматург Данил Салихов кунакта булды.Данил Салихов тарихи-этнографик һәм Р. Гайнуллин музейлары белән якыннан танышты.
Төрле-төрле экспонатлар тарихы белән кызыксынды.











