Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №22" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423582, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Менделеева, д. 15А |
Телефон: | +7(855)-536-73-62;+7(855)-536-74-73 |
E-Mail: | gimnaz22.nk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №22" НМР РТ |
Руководитель: | Шумилова Екатерина Петровна |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 1035 учеников, из них иностранных граждан 6 |
У нас учат: | 55 педагогов |
Новости гимназии №22 г.Нижнекамска
«Сандугач моңлы Тукай җыры» әдәби-музыкаль кичәсе
Опубликовано: 26.04.2021Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь
Габдулладай.
Ул – караңгы төндә яктырткан матур,
Ак тулган ай.
Якташларың, Тукай, сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан...
Күңелләрдә синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган...
Бүген, 26нчы апрель көнне, гимназиябезенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, директор урынбасары Мякишева Р.И. җитәкчелегендә, татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның исемен зурлап, аның тууна 135 еллык юбилей датасына багышланган «Сандугач моңлы Тукай җыры» әдәби-музыкаль кичәсен үткәрделәр.
Кичәдә Тукайның шигырьләре яңгырады, башлангыч сыйныф укучылары шигырьләрне көйгә салып та башкардылар. Залда кечкенә тамашачыбызның төрле милләттән булу сәбәпле, бөек шагыйребезнең әсәрләре татар һәм рус телләрендә башкарылды. Бу бик кулай килеп чыкты.
Курай, фортепиано кебек уен коралларында музыкаль әсәрләр, татар халык биюләрен башкару бәйрәмебезне тагын да бизәде.
Килә, килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек, кыска гомергә.
К списку новостей