МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
| Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
| E-Mail: | Dou83.Nk@tatar.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
| Руководитель: | Гимранова Лилия Шарипяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 181 воспитанников |
| У нас учат: | 20 педагогов |
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 ( 23 ) 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Балалар бакчасының юбилее 09.11.2021

Юбилей - йомгак ясау, казанышлар, уңышлар, киләчәккә планнар турында уйлау вакыты. Еллар дәвамында балалар бакчасы формалашу, педагогик тәҗрибә туплау, иҗади эзләү, материаль-техник базаны камилләштерү өчен озын юл үтте.
1991-нче елда беренче татар балалар бакчасы "Умырзая" ачыла. Шул вакыттан алып, 30 ел дәвамында аның стеналарында балалар көлүе ишетелә. Еллар дәвамында күп нәрсә үзгәрде.
Ләкин һәр балага хөрмәт, мәхәббәт, дәрт, вөҗдан, инициатива һәм хезмәткәрләрнең эчкерсез кызыксынуы үзгәрешсез калды. -
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2021

Балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан терле чаралар уза.Тәрбиячеләр балаларга төрле милләт вәкилләре, халыклар дуслыгы турында әңгәмәләр алып бара. Балалар төрле телләрдә җыр-шигырьләр тыңлыйлар
-
Сөмбелә гүзәле 27.10.2021

27 нче октябрь көнне, 76 нчы балалар бакчасында "Сөмбелә гүзәле" бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Мухаметгалиева Эльвина катнашты һәм "Сөмбелә гүзәле" исеменә лаек булды. Аны бу җиңүе белән чын күңелебездән тәбрик итәбез!
-
Сөмбелә 13.10.2021

Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган... Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Табигать кышкы ялга әзерләнә. «Сөмбелә»- ул башак, иген дигән сүз. Сары чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.
-
День дошкольного работника 27.09.2021

Поздравляем с Днём воспитателя и всех дошкольных работников.
Хөрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә җан тынычлыгы, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфиклы, акыллы булсыннар!
Бәйрәм белән ихластан тәбриклибез. Бары бәхетләр, уңышлар һәм иҗади биеклекләр сезгә. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәлеккә өндәүче булып калыгыз. -
Кросс нации 19.09.2021

Сегодня в нашем городе прошел масштабный спортивный праздник – Всероссийский день бега «Кросс нации – 2021» Главная цель мероприятия – пропаганда здорового образа жизни и привлечение россиян к занятиям физической культурой и различными видами спорта.
От детского сада принимали участие сотрудники: Акилова Г.Н., Халикова Ч.Н., Гумерова А.Р. -
Татарча диктант Яз 2021 08.09.2021

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була.
Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 сентябрь була, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.
Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы, фольклорчы Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яза. Россия регионнарыннан катнашучыларга татар шагыйре һәм язучысы Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителә.
-
Мәктәпкә экскурсия 06.09.2021

Бүген мәктәпкә әзерлек төркемнәре 2 нче гимназиягә экскурсияга бардылар. Балалар гимназия бинасы, территориясе белән таныштылар. Урамда узган физкультура дәресендә карадылар. Аларга бик ошады.
-
Белем көне 01.09.2021

Белем көне, яңа уку елы белән котлыйбыз! Бу ел бик күп яңа ачышлар алып килсен. Һәр көн якты, истә калырлык, нәтиҗәле булсын һәм бары тик яңа тәҗрибә, күтәренке кәеф белән генә тулып торсын.
-
Найди рыбок в озере 16.08.2021

В детском саду прошёл досуг на тему: "Найди рыбок в озере", где приняли участие все воспитанники детского сада. Искали на дне бассейна рыбы, называли их и вспоминали названия рек, озёр. Детям было очень весело, всем всё понравилось.








