МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423570, РТ, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул.Баки Урманче, д.5 |
Телефон: | +7(855)-536-02-67 |
E-Mail: | mbdou83@mail.ru ВК: https://vk.com/club211539041 |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Детский сад общеразвивающего вида №83" НМР РТ |
Руководитель: | Газизова Резида Мияссаровна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 170 воспитанников |
У нас учат: | 20 педагогов |
МАДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №83" Нижнекамский муниципальный район Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 ( 22 ) 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Халыклар бердәмлеге көне 04.11.2020
Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
-
"Веков связующая нить" 03.11.2020
Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган "Веков связующая нить" фольклор иҗаты фестиваленең сайлап алу турында катнаштылар.
-
Көзге бәйрәм иртәләре 02.11.2020
Безнең балалар бакчасында гөрләп көзге бәйрәм иртәләре үтте. Кунак булып Сөмбелә кызы, Урманчы бабай килделәр. Бәйрәм иртәсе җырлар,биюләр һәм уеннар белән бик күңелле үтте.
-
"Яшь тәрбиячеләр" атнасы 29.10.2020
Үткән атнада "Яшь тәрбиячеләр" атнасы булып узды.
Балалар бакчасында оештырылган остазлык системасы яшь белгечкә тәҗрибәле профессионалга практик һәм теоретик ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Остазның эше нидән гыйбарәт? Остаз үзенең үрнәгендә шөгыльне ничек үткәрергә, урамда йөрүне ничек оештырырга, теләсә нинди режим процессын методик яктан дөрес итеп үткәрүне, яшь белгеч белән берлектә киләсе эш көнен планлаштыра,конспект төзегәндә ярдәм итә, хәзерге вакытта иң кулай ысулларны һәм алымнарны сайларга ярдәм итә, алдагы көнгә нәтиҗәләр ясый, кирәкле киңәшләр бирә, килеп туган сорауларга җавап бирә ала. Бернинди киңәшләр, хикәяләр, аңлатмалар да шәхси мисал кебек ярдәм итмәячәк. -
Пешекчеләр көне 22.10.2020
20 октябрь халыкара пешекчеләр көне. Әлеге хезмәт ияләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телибез. Ил-көнегез тыныч, барыр юлларыгыз киң, туар таңнарыгыз имин булсын. Йортларыгызда иминлек, гаиләләрегездә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар хөкем сөрсен.
-
Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел 20.10.2020
Безнең балалар бакчасында «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел» дип исемләнгән муниципаль семинар-практикум үтте. Тәрбиячеләр бер- берсе белән үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Төрле уеннар, мультфильм ясау алымнары белән бүлештеләр
-
Милләтләр кроссы 12.10.2020
"Милләтләр кроссы» ның төп максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бу йөгерүдә катнаштылар.
-
Экологик музыкаль инструменталар 08.10.2020
Безнең балалар бакчасында "Экологик музыкаль инструментлар"темасына күргәзмә оештырылды. Балалар һәм әти-әниләр күргәзмәгә эшләр ясап алып килделәр.
-
Уңыш бәйрәме 02.10.2020
Күп кеше көзне сагыш, яңгырлы көннәр белән бәйли бит. Ә көз - муллык ае. Бөтен дөнья төрле-төрле төсләргә күмелә. Һәр ел фасылларының үзенә күрә бер матурлыгы бар. Табигать шулай үзгәреп тормаса, без ел фасылларының матурлыгын күрмәс тә идек, могаен. Көз күңелләргә сагыш салып, көзләр дә җиткән икән.
Безнең балалар бакчасында көзге унышлардан әти-әниләр һәм балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсе утә. Безнең әти-әниләрнең һәм балаларның фантазияләре чиксез.
-
Всемирный день пожилого человека 01.10.2020
Октябрь месяц начинает
Почета, уважения день.
Всех пожилых мы поздравляем
Желаем много светлых дней!
Пусть уважают вашу старость
И мудрость, свитую в года.
Пусть будней трудовых усталость
Не тяготит вас никогда!