Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №2 "Золотая рыбка" пгт Камские Поляны Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423564, Республика Татарстан, Нижнекамский район, поселок городского типа Камские Поляны, Микрорайон 1-й, 1/27
Телефон: +7(855)-533-93-23
E-Mail: detsad2-kampol@rambler.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МАДОУ "Детский сад №2 "Золотая рыбка" пгт Камские Поляны НМР РТ
Руководитель: Гареева Дания Шарифулловна
Год основания учреждения: 1986
У нас учатся: 198 воспитанников
У нас учат: 25 педагогов

Национальная работа

Балалар бакчасында рус һәм башка милләт балаларын

 татарчага өйрәтү программасы.

АҢЛАТМА ЯЗУЫ.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. Татарстан Республикасы  Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү стратегиясендә (30.12.2010, №1174) – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен рус телле балаларны татарчага өйрәтү программасы, укыту-методик комплектлары (УМК) төзү бурычы куелды.

Балалар бакчасында татар теленә өйрәтү программасы (алга таба программа) “Мәктәпкәчә төп гомуми белем бирү программасы структурасына Федераль дәүләт таләпләре”нә (РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.11.2009 елда 655 нче карары нигезендә расланган) нигезләнеп төзелде.

Программа 4 яшьтән 7 яшькә кадәр булган рус телле балаларның татарча аралашырга өйрәтү эшчәнлекләренең эчтәлеген чагылдыра. Программа мәктәпкәчә яшьтәге баланың үсеш закончалыкларына, шәхси һәм эшлекле якын килү турындагы фундаменталь тикшеренүләргә, тел өйрәтү процессында методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология принципларына (Л. С. Выготский, П. Я. Гальперин, В. В. Давыдов, Е. А. Пассов)  чагылыш тапкан фәнни тикшеренүләргә, гамәли эшкәртмәләр һәм методик киңәшләргә, мәктәпкәчә мәгариф системасы эшчәнлеген ачыклаучы норматив хокукый актлар, нигезләмәләренә көйләнгән.

Программа принциплары.

        Коммуникативлылык принцибы – балаларны татар телен аралашу чарасы буларак куллануга әзерләүгә корылган. Телне фән буларак түгел, ә аралашу чарасы буларак өйрәтү.

        Интеграция һәм дифференциация принцибы – һәр сөйләм төренең үз үзәнчәлеген исәпкә алу, тәрбияче сөйләмен техник чаралар ярдәмендә (аудио-, видеоязмада) тыңлау (аудирование), тел үзәнчәлекләрен төрле күнегүләрдә бирү, балаларның диалогик сөйләмен үстерү;

       Күрсәтмәлелек принцибы – тел өйрәтүне көндәлек тормыштагы һәр төрле эшчәнлеккә бәйле рәвештә, аларның тирә-юньне танып белүенең төп чарасы булып торган уен аша үткәрү;

       Тел өйрәтү, тәрбия һәм үстерү бурычларының бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә тормышка ашыру принцибы;

       Барлык белем бирү өлкәләрен берләштерү (интегральләштерү) принцибы: аралашу, танып-белү, социальләштерү, физик культура, сәламәтлек, хезмәт, иминлек, матур әдәбият, иҗади сәнгать, музыка.

        Дәвамчанлык принцибы – балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәптә эзлеклелекне күздә тоту;

       Белем бирүне комплекслы-тематик принципка корып оештыру;

       Белем бирү эшчәнлегенең мотивлашкан булу принцибы - бала материалны үзе өчен кызык булганда, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килгәндә генә кабул итә һәм фикерли башлый.  Телне өйрәтү процессында әкияти сюжетлар карау, кызыклы таныш геройлар (Акбай, Мияу) белән очрашу, уен элементларын куллану – тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә. Телне аралашу, уен ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә, балалар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм  алар тел материалын бик теләп үзләштерәләр.

         Белем бирү эшчәнлегенең дидактик принцибы - гадидән катлаулыга таба бару.

         Индивидуальләштерү принцибы - тел өйрәткәндә социаль шәхес сыйфатларын үстерүне күздә тоту. Балаларның яшь үзәнчәлекләрен исәпкә алу.

Татар телен өйрәтүдә кулланыла торган чаралар.

  1. Эшчәнлек эшкәртмәләре, диагностик материаллар.
  2. Тавышлы күрсәтмәлелек (һәр проект өчен аудиоязмалар, анимацион сюжетлар, мультфильмнар).
  3. Картиналы һәм картиналы-дидактик күрсәтмәлелек(таратма һәм күрсәтмә рәсемнәр, җырлы-биюле уеннар, театр эшчәнлеге өчен материаллар.
  4. Символик, график күрсәтмәлелек (пиктограммалар).
  5. Күләмле күрсәтмәлелек (макетлар, муляжлар, уенчыклар)
  6. Интерактив уеннар.
  7. Эш дәфтәрләре.

Эш төрләре һәм формалары.

Программа бурычларын үтәүдә эш формаларының, практик гамәли алымнарның, чараларның әһәмияте зур. Төп эш төрләре булып түбәндәгеләр тора:

  1. Предметлар белән эш: тасвирлау, уенчык белән диалог төзү, уен һәм әкиятләрдә катнашу.
  2. Рәсемнәр белән эш: тасвирлау, үстерешле диалог.
  3. Сюжетлы-рольле уеннар;
  4. Әйлән-бәйлән, җырлы-биюле уеннар өйрәнү (аудиоязмага таянып).
  5. Театральләштерү, сәхнәләштерү (бармак театры, битлекләр, костюмнар, театр күрсәтү (әти-әниләргә, башка төркем балаларына).
  6. Хәрәкәтле уеннар: туп белән уеннар, “Командир” уены, әйлән-бәйлән уен, зарядка уеннары.
  7. Иҗади һәм ситуатив уеннар: рольле уеннар, интервью, ситуатив күнегүләр.
  8. Ситуатив, логик күнегүләрне ишетеп, аңлап эшләү.
  9. Үстерелешле диалоглар (зурлар һәм яшьтәшләре белән үзара аралашу).
  10. Аудиоязмалар тыңлау, кушылып әйтү, җырлау, кабатлау, ишеткән сүзне рәсемдә табып күрсәтү.
  11. Анимацион сюжетлар, мультфильмнар карау.
  12. Интерактив уеннар.

Татарча сөйләшергә өйрәткәндә куелган минимум бурычлар.

Программа өч проектны һәм аларның  төп максатларын һәм бурычларын үз эченә ала:

“Минем өем” проекты (4-5 яшь).

Максат: Татар теленә кызыксыну уяту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгы булдыру, сөйләмдә активлаштыру.

          2. Гади диалогта катнаша белү, хәтер, зиһен үстерү.

          3. Бер – береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү.

“Уйный – уйный үсәбез” проекты (5-6 яшь).

Максат: Үзара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.

Бурычлар: 1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.

          2. Гади сорауларны аңлап җавап бирү, мөрәҗәгать итә белү, көндәлек яшәештә аралашу.

          3. Әдәпле  итеп кара-каршы сөйләшә  белү күнекмәләрен тәрбияләү.

“Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты (6-7 яшь).

Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.

Бурычлар:1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләренә өйрәтү.

2. Мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә  күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну  һәм сизгерлек уяту.

3. Сөйләм әдәбе (сорау, гозер, мөрәҗәгать итү, рәхмәт белдерү, исәнләшү, саубуллашу) кагыйдәләрен камилләштерү.

Укыту методик комплектының эчтәлеге.

Һәр проект түбәндәгеләрне үз эченә ала:

  1. тематик план;
  2. эшчәнлек конспектлары;
  3. балалар һәм әти-әниләр өчен эш дәфтәрләре;
  4. аудиоязмалар;
  5. анимацион күренешләр;
  6. күрсәтмә, таратма материаллар;
  7. диагностик материаллар.

Планирование деятельности по обучению дошкольников татарскому языку, 2018.docx