Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №1" Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423578, Республики Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, пр.Химиков, д. 34 А |
| Телефон: | 8(8555)39-87-22 |
| E-Mail: | dou1.nk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад общеразвивающего вида №1» НМР РТ |
| Руководитель: | Харисова Рузина Ленаровна |
| Год основания учреждения: | 1979 |
| У нас учатся: | 181 |
| У нас учат: | 19 |
-
Котлыйбыз! 28.11.2025

Кадерле Әниләр! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче "Әниләр көне белән" котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, тормышыгызда һәм эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете телибез! Балаларыгыз сезне һәрчак куандырып-шатландырып торсыннар! Сабыйларыгыз турында яхшы сүзләр генә ишетергә язсын сезгә, чөнки АНА өчен моннан да зуррак бәхет юктыр.
-
"Ягез әле, әниләр!" 25.11.2025

Ел саен, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә.Бу бәйрәмнән без дә читтә калмадык - 5 нче төркем белән "Ягез әле, әниләр!" дип исемләнгән бәйге оештырдык. Әниләр үзара җитезлектә көч сынаштылар, осталыкларын күрсәттеләр. Гомумән,тагын бер кат, үзләренең иң яхшы ӘНИ исеменә лаек икәнлекләрен расладылар.Балалар да, үз чиратында, әниләреннән бер дә калышырга теләмәделәр, ярышларда актив катнаштылар. Бәйгедә жиңелүче булмады -һәр әни уңган, булган, назлы, алтын куллы, сөйкемле, һәр әни жинүче!
Чара чәй өстәле артында әниләр әзерләгән тәмле сыйлар белән чәй эчеп тәмамланды! -
Каз өмәсе 19.11.2025

Бүген балалар бакчасында , сабыйларыбызны кечкенәдән үк татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итеп, Каз өмәсе үткәрелде.Бәйрәмгә кунак буларак әниләр дә чакырылган иде. Бәйрәмдә балалар да, әниләр дә, рәхәтләнеп күңел ачтылар, төрле ярышларда катнаштылар! Нәниләребез каз йолкып, каз канаты сыдырырга өйрәнделәр. Татар халкы яратып уйный торган җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Кичә чәй өстәле артында каз коймагыннан авыз итеп тәмамланды.








