Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
ВПР 2019
04.03.2019
Образцы и описания проверочных работ для проведения ВПР в 2019 году
-
День открытых дверей
02.03.2019
Уважаемые родители! Приглашаем Вас 5, 6 марта на День открытых дверей. (5 марта - 2-4 кл, 6 марта - 5-11 кл.)
-
Француз студентлары - кунакта 27.02.2019

27 нче февраль көнне Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында стажировка узучы Франция студентлары мәктәбебез тәҗрибәсен өйрәнделәр. Алар милли белем һәм тәрбия бирү юлларын карадылар, дәресләрдә катнаштылар. Укучылар белән музей һәм китапханәдә әңгәмә кордылар. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. "Күңелле тәнәфес" проектында милли йолалар, уеннар вакытында бергәләп күңел ачтылар, милли ризыкларыбызны тәкъдим ителде һәм бүләкләр алышынды. Чара балаларга ошады һәм бик кызыклы үтте, очрашудан һәркем канәгать калды.
-
I РОССИЯКҮЛӘМ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ 22.02.2019

Бүген 22 нче февраль көнне мәктәбебездә "ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫННАН ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ЭШЧӘНЛЕГЕ: МӘКТӘП – ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫ ХЕЗМӘТТӘШЛЕГЕ" дигән темага I нче РОССИЯКҮЛӘМ ФӘННИ-ГАМӘЛИ КОНФЕРЕНЦИЯ булып узды. Анда Яр Чаллы Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Миначова Наилә Гадел кызы, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы язучылар бүлеге рәисе, “Мәйдан” журналының җаваплы редакторы, Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Галиуллин Радик Рамил улы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты, аларны укыту методикасы кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы катнашты. Барлыгы 59 укучы чыгыш ясады. Астрахан, Ижау һәм Татарстанның Түбән Кама, Алабуга, Актаныш, Әгерҗе районнарыннан укучылар һәм укытучылар катнашты. Конференция тирән эчтәлекле һәм оешкан төстә үтте.
-
Всемогущий русский язык 19.02.2019

Мероприятие, посвященное могучему русскому языку, прошло в нашей школе сегодня в актовом зале. Организовали данное мроприятие учащиеся 8б класса под руководством учителя русского языка и литературы Нигматзянова Алмаза Маратовича.
-
Муса Җәлил туган көне 15.02.2019

15 нче февраль көнне 52 нче мәктәпнең мәҗлесләр залында, хәрби патриотик айлык кысаларында, татар халкының герой шагыйре - Муса Җәлил туган көненә багышлап кичә узды. Мәктәп китапханәчесе Нуретдинова Илфания Камил кызы оештырган чарада 5-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Мәктәп данын данлап, киләчәкне барлап 12.02.2019

Татар халкы гомер-гомергә ярдәмчеллеге, үзара булышлык белән дан тоткан. Апанаев, Рәмиев, Акчурин, Гаспралы һ.б. шундый олуг затларның исемнәре генә дә моңа зур дәлилдер. Элек- электән хәлле-маллы татар кешесе мәктәп-мәдрәсә ачкан, мәчет төзеткән, китап бастырган, газета-журналлар чыгарган. Бу күркәм гамәлләр, бердән, бик зур савап булып исәпләнсә, икенчедән телебезне, динебезне һәм милли үзаңны саклап калу юлында олы бер ярдәм.
Шөкер, бүгенге көндә дә бар андый мәртәбәле затлар – хәләл көче белән тапкан малын хәйрия кылучылар. Яр Чаллы шәһәренең 52нче мәктәбендә менә икенче ел рәттән “Мәктәп даны” кичәсе үткәрелә. Әлеге чарада уку алдынгыларына премияләр тапшырыла. Сабыйларны куандыра, укуга омтылыш булдыра торган әлеге чара мәктәбебездә 30 гыйнвар көнне быел да булып узды.
“Мәктәп даны” премияләрен тапшыру чарасының хәйриячесе Илмир Фәрид улы Вәлиуллин 2004 нче елда мәктәбебезне тәмамлаган. Кечкенәдән үк тырыш, аң-белемгә хирыс булган ул. Мәктәпне көмеш медаль белән бетергән. Хәзергесе көндә “Чишмә” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры булып эшли. “Үзем белем алган, миңа тәрбия һәм гыйлем канатлары куйган мәктәбемә ярдәм итәсе килү теләге күңелдә күптәннән йөри иде инде. Бүгенге көн күзлегеннән караганда да, укучыларда белемгә омтылу өчен матди стимул булдыру бик мөһим нәрсә бит”,- дип үз фикерләре белән уртаклаша Илмир әфәнде.
Узган уку елында өлкән сыйныфта “бишле” һәм “дүртле” билгеләренә укучыларга акчалата степендия тапшырса, быел премия алучы укучылар күбрәк булды. Мәктәпнең 33 укучысына конвертлар тапшырды ул. Алар арасында фән олимпиадалары җиңүчеләре, шәһәр һәм республикакүләм чараларда актив катнашучылар һәм уку алдынгылары бар иде. Премиянең күләме дә укучы бала өчен шактый ук саллы – 3 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр.
“Минем өчен бу бүләк – бик зур куаныч. Һич көтелмәгән сөенеч!” – дип шатлыгы белән уртаклаша 5 а сыйныфы укучысы Мулләхмәтова Эльвина Ул быел татар теле фәненнән шәһәр олипиадасында 3 урын алган. “Татар телен бик яратам. Укытучым Дания Васил кызы Баһаутдинова да моны сизеп алган, күрәсең. Татар теленнән фән олимпиадасында катнашырга бик теләп ризалаштым. Дәресләрдән соң да, көзге каникуллар вакытында да укытучым белән тырышып әзерләндек. Бүген менә тырышлыгымның нәтиҗәсен күрәм. Әти-әниемә 10 мең сум алып кайтып бирәм бүген!”- ди, шатлыктан балкып торган бала.
Укучылар “Мәктәп даны” кичәсеннән яхшы, күтәренке кәеф белән таралды. Йөзләрендә елмаю, йөрәктә шатлык иде. Киләсе уку елында да укуда һәм төрле чараларда, фәнни бәйгеләрдә алдынгы булу теләге – стимул бар иде күңелләрендә. Әйе, мәктәп – белем һәм тәрбия бирү йорты. Еллар узгач та бу изге йортка килеп игелек орлыклары чәчүчеләр бар икән, димәк мәктәп үз вазыйфасын үтәгән һәм үтәп килә дигән сүз.
52 нче мәктәп коллективы, ата-аналар һәм, әлбәттә, киләчәгебез – укучылар исеменнән Илмир Фәрид улы Вәлиуллинга мең рәхмәт! Мондый олы җанлы кешеләр барда татар мәгарифе үсешенә, киләчәккә өметебез зур!
52 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты
укытучысы Сираева Лилия Фәиз кызы.
-
Сбор макулатуры 14.01.2019

В школе стартует акция "Собери макулатуру-сохрани дерево".
-
С Новым годом! 01.01.2019

С Новым годом! С Новым годом!
С новым счастьем и добром.
Пусть он принесет здоровье
И достаток в каждый дом.Пусть снежинки в танце кружат,
Пусть сбываются мечты.
Всем успехов и удачи,
Мира, счастья, теплоты. -
Поздравляем!!!
28.12.2018
По итогом I полугодия тимуровских отрядов среди 1-4 классов, по городу класс Миляуши Даниловны на 3 месте!!! Молодцы!!! Мы гордимся с вами.













