Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, город Набережные Челны, бульвар Автомобилестроителей, дом 5 (52/36) |
| Телефон: | +7(855)-259-36-88 |
| E-Mail: | S52.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "СОШ №52" г. Набережные Челны РТ |
| Руководитель: | Нуриахметов Дамир Денисламович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 687 учеников |
| У нас учат: | 39 преподавателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №52» города Набережные Челны Республики Татарстан / Яр Чаллы шәһәренең "52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 21 22 23 ( 24 ) 25 26 27 28 29 30 >>
-
Сүзлекләр атналыгы 22.11.2019

22 ноябрь Бөтенроссиякүләм сүзлекләр көне буларак сыйныфларда атна дәвамында сүзлекләргә багышланган чаралар узды. Укучылар энциклопедик сүзлекләр, аларның төрләре белән таныштылар. Укучылар бу чаралардан бик канәгать калдылар. Дәресләрнең практик өлешләре китапханәдә дәвам итте. Китап күргәзмәләре оештырылды.
-
Семинар «Мәктәптә укучыларның тәрбия системасын проектлауның нигезе буларак рухи-әхлакый үсеш концепциясе» 22.11.2019

Мәктәбебездә 22 нче ноябрь көнне шәһәребезнең татар мәктәпләре җитәкчеләре өчен «Мәктәптә укучыларның тәрбия системасын проектлауның нигезе буларак рухи-әхлакый үсеш концепциясе» дигән исем астында семинар узды. Семинарда Яр Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе Хуҗин Рөстәм Нияз улы, баш белгеч Миначова Наилә Гадел кызы, Чаллы дәүләт педагогика университетының филология фәннәре кандидаты, доцент, татар теле һәм әдәбияты,аларны укыту методикалары кафедрасы мөдире Галиуллин Радик Рамил улы катнашты. Эшлекле очрашуда укучыларны милли рухта тәрбияләү эшчәнлеге белән таныштырылды. Патриотик, экологик, рухи, эстетик юнәлешләре буенча проектлар тәкъдим ителде. Семинар оешкан төстә узды.
-
Мероприятие, посвященное дню словаря 20.11.2019

Сегодня в нашей школе - мероприятие, посвященное дню словаря, в рамках Всероссийского праздника словаря.
-
Женская школа 19.11.2019

Сегодня представитель из компании Procter and Gamble провела беседу о личной гигиены с девочками 7 класса.
-
Әкиятләр иленә сәяхәт 06.11.2019

52 нче мәктәп каникул чорында ял лагеры чараларын китапханәдә йомгаклады. Бүген анда әкиятләр кичәсе булды. Укучылар балачак әкиятләрен искә алдылар. катапханәче апалары Илфания Камил кызы яңа әкиятләр белән дә таныштырды. Укучылар рәхәтләнеп компьютер экраны аша да әкиятләр карадылар. Кичәдә мәктәп администрациясе һәм башлангыч сыйныф укытучылары да катнашты.
-
Күңелле сәяхәт 01.11.2019

31 нче октябрь көнне 6-10 сыйныф укучылары Уфа шәһәренә сәяхәттә булды. Сәяхәт укучылар күңелендә онытылмас хатирә булып калды.
-
Татарча диктант яз 20.10.2019

19 нчы октябрь көнне мәктәбебездәтатарча диктант акциясе узды. 275 кеше катнашты. Диктантны яздыруда театр артисткасы Лилия Рафаэль кызы Мингазова, шагыйрә Лилия Гибадуллина, Мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Халидә Нурулловна Шабалина катнашты. Диктантта иң өлкән кешегә 75 яшь, ә иң кечесенә 7 яшь иде. Диктант бик матур узды.
-
“Татарча диктант яз” акциясе 15.10.2019

19 нчы октябрь көнне безнен мәктәптә 13.00 сәгатьтә “Татарча диктант яз” акциясе уздырыла. Акциядә катнашырга теләгән укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, мәхәлләдә яшәүче теләге булган кешеләрне - һәммәсен мәктәбебездә көтеп калабыз. Татарча диктантны әйтүдә татар язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә, "Мәйдан" журналының поэзия бүлеге җитәкчесе Гыйбадуллина Лилиянең катнашуы көтелә. Диктантка рәхим итегез, көтеп калабыз.
-
Көзге ярминкә - 2019 14.10.2019

52 нче урта мәктәптә укучылар халык календаре бәйрәмнәрен өйрәнәләр, көзге ярминкә-уңыш бәйрәмен үткәрү традициягә әйләнде. Өстәлне бизәү, көзге гирлянд, аш-су, кабаклардан кондитер эшләнмәләре, табигый материаллардан эшләнмәләр дип игълан ителде. Анда сарымсак, кыяр, яшелчә, компот, әзерләү белән төрле гирляндалар күрергә мөмкин иде. Ә күпме гадәти булмаган кул эшләнмәләрен күрергә була иде! Компетентлы жюри командаларның конкурсларда катнашуын бәяләде. Барысы да жюриның гадел карарларыннан канәгать калды. Алда кыш, яз, җәй ... Ә аннары тагын көз. Алар безнең тормышта тагын күпме булачак! Безнең мәктәптә Көзге бәйрәмнең алтын утлары тагын бер тапкыр кабынмас дип өметләнәбез!!!
-
Экстремизмга-юл юк!!! 13.09.2019

"Экстремизмга - юк!!!" айлыгы кысаларында мәктәп укучылары өчен сыйныф сәгатьләре узды. Рәсем яки плакат ясау бәйгеләре оештырылды. Укучылар шулай ук китап күргәзмәсе белән таныштылар. Үзләре ясаган плакатларын дус-ишләренә тәкъдим иттеләр.













