Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №24 с углубленным изучением отдельных предметов» // “Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 24 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, Новый город, пр. Автозаводский, д. 39 (20/08) |
Телефон: | +7(855)-254-87-91 |
E-Mail: | S24.Nc@tatar.ru; sch24_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №24 с уиоп" |
Руководитель: | Бисеров Ильгизар Рустамович |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 834 учащихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Новости школы
Татар кызы-2023
Опубликовано: 11.04.2023«Эврика» мәдәният үзәгендә 5-8нче сыйныф укучылары арасында «Татар кызы-2023» бәйгесенең финалы узды. «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге, Г.Акыш исемендәге 84нче лицей һәм «Эврика» мәдәният үзәге оештырган әлеге күркәм чарада барлыгы 11 кыз катнашты.
Кызларыбыз сәхнә теле, җыр-бию, дизайн буенча мастер-классларда катнашытылар. Чигәргә өйрәнделәр, токмач кистеләр. Татар мәгърифәтен үстерүчеләр турында мәгълүматлар алдылар. Республиканың Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин җанлы әңгәмә аша аларның татар телен белүләрен бәяләде», – диде «Ак калфак» оешмасының Чаллы бүлеге җитәкчесе Фирдүсә Әюпова.
Финалда кызлар милли киемнәрдән иҗади номерлар күрсәттеләр. Әлеге чарага барысы да гаиләләре белән ныклап әзерләнгәннәр. Матур итеп җырлыйлар, очып-очып бииләр.
Мәгариф идарәсенең милли бүлек башлыгы Наилә Миначева җитәкчелегендәге жюрига алар арасыннан чын татар кызын сайлап алу җиңел бирелмәде.
Кызлар барысы да җиңүче исеменә лаек. Ә безнең мәктәптән 5б сыйныфы укучысы Нотфуллина Амелия «Иң шаян кыз» номинациясендә җиңүче дип табылды.
Амелия диплом, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрына чакыру билеты, китап, тәрбия дәресләре язылган диск белән бүләкләнде.
Милләтебезнең сылу, уңган кызларының киләчәге якты булсын. Мондый кызлары булган милләт беркайчан да югалмас.
Источник: https://school24.info/news/konk/182-tatar-kyzy-2023.html
К списку новостей