Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №20" - Яр Чаллы шәһәренең муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "20 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423802, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, бульвар им. С. Сайдашева, д. 10 |
| Телефон: | +7(855)-271-23-65 |
| E-Mail: | S20.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «СОШ №20» |
| Руководитель: | Мансурова Альбина Масгутовна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 844 учащихся |
| У нас учат: | 43 педагога |
НОВОСТИ МБОУ "СОШ №20"
Филармония артистлары белән очраштык
Опубликовано: 25.02.2014
Филармония артистлары белән очраштык
14 нче февраль көнне мәктәпнең мәҗлесләр залында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары чыгыш ясады.
Филармониянең директоры,Татарстанның атказанган артисты – безнең мәктәп укучысы Владимир Васильев.Тиздән шәһәребездә һәм Казанда аның “Кайтыйм әле туган якларыма!” исемендәге концертлары булачак.
Туган мәктәбенә рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән ул беренче чыгышын укытучыларына һәм мәктәпкә багышлады. Бер сәгатьлек концерт искиткеч матур булды. Филармония солистлары өч телдә: рус,татар ,итальян телләрендә ария, вальс,опералардан өзекләр башкардылар. Р.Яхин, С.Сәйдәшев, С.Садыкова кебек композиторларның җырларын һәм романсларын Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, халыкара конкурслар лауреатлары Айрат Имашев, Ригина Валиева,Зөлфия Зарипова, Гөлнара Байназарова, Владимир Васильев тере тавышка җырладылар. Концертны алып баручы Лилия Аппакова балалар белән төрле музыка кораллары, җыр,опера тарихы, композиторлар турында сөйләште. Аккомпониатор Татарстанның атказанган артисты Роман Чуйнов, виолончельдә Мария Соковец уйнады.Зал һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Концерт тәмалангач бергәләшеп истәлеккә фотога төштек.
20 нче мәктәпнең МБ җитәкчесе Д.Г.Гарипова
Фоторепортаж:
Филармония











