Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10» г. Набережные Челны / Яр Чаллы шәһәренең "10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423807, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Гидростроителей, д. 5 / Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур. 5нче йорт |
Телефон: | +7(855)-270-01-00 |
E-Mail: | S10.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №10" |
Руководитель: | Бодрова Ирина Аркадьевна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 1496 учеников / 1496 укучы |
У нас учат: | 73 учителей / 73 укытучы |
Новости школы №10
«Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале
Опубликовано: 01.03.2016«Чаллы – дуслар каласы» китапханә фестивале
19нчы февраль көнне М.Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсендә җирле халыкларның милли мәдәниятен һәм әдәбиятын чагылдырган «Чаллы – дуслар каласы» дип исемләнгән II китапханә фестивале узды. Әлеге чара Халыкара туган тел көненә һәм “Чаллы пүчинкәсе” җирлеге нигезләнүенә 390 ел тулуга багышланган иде.
Чаллы мәктәпләрендә төрле милләт балалары укуын истә тотып, китапханәдә Комсомол районы мәктәпләре арасында милли йолаларны һәм традицияләрне белүгә турнир оештырылды. Укучылар яшьтәшләренә Кама буе халыкларының мәдәнияте, йолалары һәм традицияләре турында мәгълүмат бирде.
Безнең мәктәпнең 7нче Г сыйныфы укучылары ут күршебез булган башкорт халкының кием-салымнары, гореф-гадәтләре, тәм-томнары белән таныштырды. Жюри әгъзаларына һәм килгән кунакларга Башкортостан Республикасының җиде могҗизасы, киемнәре, йолалары, аш-сулары турында презентация тәкъдим ителде. Кызларыбызның баланы елаудан тынычландыру өчен кулланылган йоласы да тамашачыларга хуш килде. Ахырдан Вахитов Илназның кубызда уйнавы һәм Курьян Янаның башкортча биюе барлык килгән кунакларда да соклану хисе уятты. Укучыларыбызның тырышуы юкка булмады, алар 2нче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Афәрин!
см. фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7, фото8, диплом
К списку новостей