Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №10» г. Набережные Челны / Яр Чаллы шәһәренең "10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423807, Республика Татарстан, город Набережные Челны, ул. Гидростроителей, д. 5 / Яр Чаллы шәһәре, Гидротөзүчеләр ур. 5нче йорт |
Телефон: | +7(855)-270-01-00 |
E-Mail: | S10.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Средняя общеобразовательная школа №10" |
Руководитель: | Бодрова Ирина Аркадьевна |
Год основания учреждения: | 1966 |
У нас учатся: | 1496 учеников / 1496 укучы |
У нас учат: | 73 учителей / 73 укытучы |
Новости школы №10
21 нче февраль - туган тел көне.
Опубликовано: 29.02.201621 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә.
Бу бәйрәм - бик мөһим һәм кирәкле бәйрәмнәрнең берсе.Телсез дөньяны, гомумән бар булмышыбызны күз алдына китерү мөмкин түгел.Җир йөзендә яшәгән һәр кеше өчен туган теле икмәк кебек кадерле, газиз ана кебек назлы да, туган иле кебек иркен, якын, җыр кебек моңлы да ул.Шагыйрә Энҗе Мөэминова язганча:
Дөньяда иң-иң матур ил-
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел-
Ул минем туган телем.
Безнең мәктәбебездә дә 18 февраль көнне татар теле һәм әдәбияты укытучылары Сахибуллина Я.С. һәм Шәйдуллина И.Р җитәкчелегендә бу бәйрәмгә багышланган “Дөньяда күп нәрсә белдем син, туган тел аркылы...” дип исемләнгән кичә үтте.
Кичәдә 5а сыйныф укучыларыннан торган “Дуслык” һәм “Ялкын” командалары көч сынашты. Ярыш “Тәрҗемәчеләр”, “Сорау-җавап”, “Тел турында халык...”, “Полиглот”, “Без булдырабыз” дип исемләнгән биш турдан торды.Уен барышында укучыларның телләр турында бик күп мәгълумат белүләре, бер телдән икенче телгә яхшы тәрҗемә итүләре, халык фольклорларын якыннан өйрәнүләре, күп телләр белән кызыксынулары күренде.Соңгы турда “Дуслык” командасы сәхнәләрне яндырып, милли рухны җилкендереп татар халык биюен башкарды. Ә “Ялкын” командасы латыш халык биюен шулкадәр җиренә җиткереп биюләре белән бар халыкны таң калдырды.
Ярыш турлары арасында төрле сыйныфлардан җыелган укучылар, төрле милләт вәкилләренең биюләрен башкардылар, төрле телләрдә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Мәсәлән: 2“б” сыйныфы укучылары Фардеев Наиль һәм Нурумбетова Амалия татарча “Күңелле безнең шәһәр” җырын, 6 ”а” сыйныфы укучысы Малова Анастасия инглиз телендә “Хыялыңа ышан” җырын, 5 “г” сыйныф укучылары Федоткина Ирина, Сметанина Ариана рус телендә “Көчлерәккә әйләндем” җырын җырладылар. 5 “б” сыйныфы укучысы Хаматханов Линур “Во поле береза” рус көен гитарада уйнады, 5 ”а” сыйныфы укучысы Шеверева Ангелина башкорт халык биюен, “Каприз” бию ансамбле көньяк америкалылар биюен, 6 “е” сыйныфы укучысы Валиуллина Рәмилә “Арагонская хота” биюен биеделәр, 5”а” сыйныфы укучысы Березин Кирилл рус телендә, 5 “в” сыйныфы укучысы Родин Егор татар телендә, 5 “в” сыйныфы укучысы Тошматова Рухшона таджик телендә, 5 “б” сыйныфы укучысы Алиев Руслан әзербайҗан телендә шигырьләр сөйләделәр.
Бу берсеннән-берсе матур, берсеннән-берсе йөрәккә ятышлы концерт номерларын караганнан соң һәр милләтнең теле бөек, һәр милләтнең туган теле кирәклелегенә тагын бер тапкыр инандырылды.
Кичәне нәтиҗәләп укучыларны күпмилләтле республикабызда бар милләт халкы белән дә дус, тату яшәргә чакырылды, “дуслык тел”ендә сөйләшергә өндәлде.
Бәйрәмне тәмамлау нотасы итеп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “И туган тел” җыры бергәләшеп җырланды.
фото1, фото2, фото3, фото4, фото5, фото6, фото7, фото8, фото9, фото10, фото11
К списку новостей