• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомится на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида с приоритетным осуществлением деятельности по познавательно-речевому направлению развития детей №80 «Реченька» / «Инешкәй» 80 нче балаларның танып-белү-сөйләм үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомүм үстерешле балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423832, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, проспект Раиса Беляева, дом 51
Телефон: +7(855)-234-71-85
E-Mail: detsad80@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Детский сад №80 "Реченька" / «Инешкәй» 80 нче балалар бакчасы» МБМББУ.
Руководитель: Осипова Александра Михайловна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 226
У нас учат: 22

НОВОСТИ

Сабан туй 2021 г.

Опубликовано: 09.06.2021

Татар халкының милли гореф-гадәтләре әлегесе көнгә кадәр сакланып килә. Балалар бакчасында  милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, “Инешкәй” балалар бакчасында, Сабантуй бәйрәмен “ үткәреп җибәрдек. Зурлар һәм уртанчы төркем балалары татар халык киеменнән,  гармун тотып, “Сабантуй” җырын җырлап һәр төркемне бәйрәмгә чакырып  йөрделәр.
Бәйрәмнең беренче өлешендә балалар “Сабантуй” җырын җырлап, татар халык киемнәре белән чыгыш ясадылар. Кечкенә дусларыбыз бәйрәм белән якыннан таныштылар, ни өчен, кайчан, ничек һәм кайда үткәргәнлеге турында сөйләштеләр. Алар янына кунакка Габдулла Тукайның яратып тыңлаган әкият герое Шүрәле һәм Батыр егете  дә килде. Балалар аларны уйнаттылар, җырлаттылар һәм биеттеләр, үзләре өйрәнгән матур-матур шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр.
Бәйрәмнең икенче өлеше – балалар бакчасы мәйданчыгында үтте. Бәйрәм ярышларны уздыру, бүләкләү һәм җыр-бию, котлаулар белән үрелеп бара. 
Сабантуй бәйрәмен атлар чабышыннан башка күз алдына да китереп булмый. Халыкта хәтта  ат чабышыннан башка узган Сабан туе – гармунсыз туй кебек дигән әйтем дә бар. Балаларыбыз өлкәннәрдән калышмый, Сабантуй бәйрәмен “Ат чабышы” белән башлап җибәрде. Балалар кызыксынып, дулкынлану белән “атлар” ны күзләделәр, иптәшләренә көч биреп тордылар. 
“Чүлмәк вату” ярышы чын мәгънәсендә күңел ачу өчендер, мөгаен. Мәйдан уртасында күзе бәйләнгән килеш таяк белән чүлмәккә сугарга тырышучы балаларны күзәтеп тору үзе бер күңелле.  Балалар да сынатмады, тырышып-тырышып чүлмәк ваттылар.
“Капчык сугышы”, “Аркан тартыш”, “Таяк тартыш” дип аталган ярышта да теләп катнаштылар. Биредә, көч тә, җитезлек тә сынала.
“Чиләк белән су ташу”, “Күз бәйләп уенчык кисү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Кашыкка йомырка салып йөгерү” уеннары да балалар өчен кызыклы булды. Алар һәрбер уенда актив катнашып, көч сынаштылар, бер-берсе өчен җан атып тордылар.
Бәйрәмне йомгаклап, балалар Шүрәле белән татар халык биюен биеделәр. Киләсе Сабантуйларында актив катнашырга сүз бирделәр.
Шулай итеп Сабантуй тормышның бар өлкәсенә дә ниндидер күтәренкелек өсти, ел буена җитәрлек шаян көч биреп тора.

 



К списку новостей