Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение города Набережные Челны "Центр развития ребёнка - детский сад №50 "Родничок/«Чишмәкәй» 50 нче балалар бакчасы - баланың аң-белемен үстерү үзәге» муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү үчреждениесе»"
Визитная карточка
Адрес: | 423818 Республика Татарстан, г. Набережные Челны, пр. Автозаводской, д. 27 (28/09) |
Телефон: | +7(8552) 54-29-18; +7(8552) 32-98-00 |
E-Mail: | sad50.2@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАДОУ "Центр развития ребёнка - детский сад №50 "Родничок" |
Руководитель: | Абдульминова Танзиля Нуруловна |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 260 воспитанников |
У нас учат: | 27 педагогов |
Новости детского сада
Из опыта работы Сарваровой И.В.
Опубликовано: 20.04.2016Мин балаларның уңышлары өчен шатмын.
Мин II кечкенәләр татар төркемендә тәрбияче булып эшлим. Балаларның килгән вакытта телләре ачылып бетмәгән, күпчелеге рус телендә сөйләшә иде. Шуңа күрә мин балаларның сөйләм телен үстерү өчен күп көч куйдым.
Менә сиздермичә генә уку елы да тәмамланып килә. Бу вакыт эчендә без балалар белән бик күп нәрсәләргә өйрәндек. Балаларның әйләнә-тирә турындагы белемнәре артты. Бигрәктә алар табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтергә яраталар, ел фасылларының алышынуына гаҗәпләнәләр.
Язның килүен дә алар түземсезләнеп көттеләр. Яз көне кошлар кайтуын күзәттеләр. Клумбадагы беренче чәчәкләрне(умырзая, нарцисс), юл читендәге тузганак, үги ана яфракларын карадылар.
Балалар яз турында бик күп шигырьләр өйрәнделәр, кошлар исемнәрен атап бармак уеннары уйнадылыр. Алар яз турындагы җырларны да бик теләп башкаралар.
Иң соңыннан без тәрбиячеләргә “Ямьле яз килде» дигән темага ачык дәрес күрсәттек. Балалар дәрестә чиста татар телендә җавап бирделәр: кошларның, чәчәкләрнең исемнәрен дөрес итеп атадылар, кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар, табигать кочагында җырлы- биюле уен уйнадылар.
Җыеп әйткәндә, бу уку елы эчендә балаларның сөйләм телендә бик нык алга китеш күзәтелә: аларның сүз байлыгы артты, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдырылды. Мин балалар өчен бик шатмын.
Сарварова И.В.
К списку новостей