• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа № 41"/ "41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423838, Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица имени Ильдара Маннанова, дом 11
Телефон: +7(855)-225-30-41;+7(855)-225-32-41
E-Mail: sch41_chelny@mail.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ " СОШ №41"
Руководитель: Закиров Шамиль Ракипович
Год основания учреждения: 2017
У нас учатся: 2482 учащихся
У нас учат: 114 педагогов

Новости школы №41

Яңа мәктәптән - яңа шигырьләр!

Опубликовано: 19.09.2017

 

Чаллыдагы өр-яңа – 41нче мәктәптән кайнар сәламнәребезне юллыйбыз. Без 1нче сентябрьдән Белем юлына аяк бастык, белем ачкычын республикабыз президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тапшырды. Мәктәп искиткеч күркәм, галиҗанәп!!! Без, укучылар һәм ата-аналар, укытучылар бу эштә көчен түккән һәр кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Шул кечкенә генә вакыт эчендә милли эшләр буенча директор урынбасары Гыйльманова Дилбәр Мияссар кызы һәм методик берләшмә җитәкчесе Вагыйзова Гөлия Наил кызы милли тәрбия эшен үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне тудыру өстендә эшләделәр. Инде шул арада каләм тибрәтүчеләр дә барлыкка килде. Сезнең игътибарга Гөлия Наил кызы җитәкчелегендәге «Ак каурый» түгәрәгенә йөрүче укучыларыбызның эшләрен тәкъдим итәбез. 

МӘКТӘБЕМ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАМ!

Яңа мәктәптә укыймын,

Өметләр зурдан.

Бик теләп йөриләр бар да,

Тәм табып укудан.

 

Кыңгырау чыңнары үрелгән

Белем моңыннан.

Укытучым белән атлыйм

Гыйлем юлыннан.

 

Мәктәбемнең һәр ташына

Ачкыч куелган.

Бик тырышсаң, ул ачкычлар

Булыр кулыңда!

 

Диләрә Кашапова, 6В сыйныфы.

 

****

Безнең мәктәп әле яңа,

Ул безне сагынмаган.

Танышуны көткәнгә,

Тәрәзәләре моңайган.

 

Салкын көзләр җитүгә

Мәктәбебез ямьләнде,

Чөнки без бит мәктәпнең

Чәчәкләре-гөлләре!

Нина Иванова, 6В сыйныфы.

 

****

Минем гүзәл каламда

Калкып чыкты бер мәктәп.

Укырга йөрим шатланып,

Сеңлемне дә җитәкләп.

 

Бөтен нәрсә яңа монда,

Тирә-ягы гөрләп тора.

Горурланып әйтә алам –

Бу минем 41нче мәктәп!.

 

Күңелләрем күтәренке –

Өй каршында минем мәктәп.

Рөстәм абыйга рәхмәт –

Бу бит безгә бик зур бүләк!

Ислам Салихов, 7А сыйныфы.

 

****

Чулман буена урнашкан

Күркәм мәктәбем.

Онытмам ничек көткәнне

Белем бәйрәмен.

 

41нче мәктәптә

Ачылды белем ишеге.

Президент үзе килде

Котларга безне!

 

Бик күңелле булды

Белем бәйрәме!

Андый мәктәпне беркем

Юктыр әле күргәне!

 

Бик кызыклы монда уку,

Биләп алды күңелне.

Бәйрәм күк укырга бару,

Яратам мәктәбемне!

Алсу Хәкимова, 6В сыйныфы.

 

****

Минем шәһәр –шәп кала!

Яңа мәктәпләр ачыла.

Үземне бәхетле саныйм,

Яр Чаллыда туганга!

 

Зур төзелешләр бара,

Елдан-ел ул зурая.

Һади Такташ әйткәнчә

«Очарбыз әле айга да!»

 

Лиана Казанваева, 6В сыйныфы.



К списку новостей