Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа № 41"/ "41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423838, Республика Татарстан, город Набережные Челны, улица имени Ильдара Маннанова, дом 11 |
Телефон: | +7(855)-225-30-41;+7(855)-225-32-41 |
E-Mail: | sch41_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ " СОШ №41" |
Руководитель: | Закиров Шамиль Ракипович |
Год основания учреждения: | 2017 |
У нас учатся: | 2482 учащихся |
У нас учат: | 114 педагогов |
Новости / Хәбәрләр
Встреча с главным редактором журналов «Салават Купере» и «Сабантуй»
Опубликовано: 05.03.2021К онлайн-встречам, проводимым через платформу Zoom, присоединились учащиеся школы № 41 г. Набережные Челны. 3 марта члены литературного кружка “Ак перо” встретились с главным редактором журналов «Салават Купере» и «Сабантуй» Зилей Хуснутдиновой. Заместитель директора школы по национальным делам Айгуль Гиззатуллина поблагодарила редакцию журнала “Сабантуй” за публикацию творческих работ учащихся на страницах журнала. Зиля Зиннуровна подробно рассказала о медиапроектах журналов” Салават Купере “и” Сабантуй", новых страницах, конкурсах. Читатели также смогли прочитать свои стихи и задать вопросы главному редактору. Основная цель таких встреч-укрепление связей с учащимися. В связи с этим мы обсудили с ребятами содержание и страницы журнала. Хотелось бы, чтобы была страница, посвященная проблемам детей, помогающая найти пути их решения. Выражаем благодарность руководителю литературного кружка “Ак перо” Гулии Вагизовой, которая работает в 41 школе г. Набережные Челны.
Zoom платформасы аша үткәрелүче онлайн-очрашуларга Яр Чаллы шәһәренең 41 номерлы мәктәбе укучылары да кушылды. 3 март көнне әлеге мәктәптә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзалары «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова белән күреште. Мәктәпнең милли эшләр буенча директор урынбасары Айгөл Гыйззәтуллина укучыларның иҗат җимешләрен журнал битләрендә бастырулары өчен “Сабантуй” журналы редакциясенә рәхмәтен җиткерде. Зилә Зиннуровна исә “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналлары медиапроектлары, яңа сәхифәләр, бәйгеләр турында тәфсилләп сөйләде. Укучылар да үзләре иҗат иткән шигырьләрен укып, баш мөхәрриргә сорауларын бирә алдылар.Мондый очрашуларның төп максаты – укучылар белән элемтәне ныгыту. Шул нисбәттән балалар белән журналның эчтәлеге, сәхифәләре турында да фикер алыштык. Балалар проблемаларына багышланган, аларны чишү юлларын табарга ярдәм итүче сәхифә булса, әйбәт булыр иде, дигән теләк-тәкъдимнәрен җиткерде укучылар. Журнал мөхәррире бу теләкләрне бик теләп кабул итте һәм әлеге сәхифәне “Ак каурый” түгәрәге әгъзаларына алып барырга тәкъдим итте. Балалар исә мондый эшкә җаваплы карап, киләчәктә яңа сәхифә белән журнал укучыларын сөендерерләр дип ышанып калабыз. Әлеге чараны оештырган Яр Чаллы шәһәренең 41 мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” әдәби түгәрәге җитәкчесе Гөлия Вәгыйзовага рәхмәтебезне җиткерәбез.
К списку новостей