• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №29» г. Набережные Челны/«29 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423827, г. Набережные Челны, б-р. Юных Ленинцев, д. 3
Телефон: +7(855)-254-38-27;+7(855)-254-38-25;+7(855)-254-38-29
E-Mail: G29.Nc@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ «Гимназия №29» г. Набережные Челны
Руководитель: Гатауллина Луиза Дамировна
Год основания учреждения: 1977
У нас учатся: 802
У нас учат: 40

НОВОСТИ МБОУ "Гимназия № 29"

Көзге бәйрәмнәр

Опубликовано: 28.10.2013

Үткәрелгән “Көзге бәйрәмнәр” турында белешмә.

24.10.13 (16.00-18.00) – 5а,5б, 6а, 6б, 7а  сыйныфларында “Көзге бал” ;

25.10.13 (8.30 – 9.00) – 1а, 1б, 2а, 2б, 3а, 4а, 4б   сыйныфларында “Сөмбелә” ;

25.10.13(16.00-18.00) – 8а, 8б, 9а, 10а,  11а  сыйныфларында “Көзге бал”;

21.10.13 – 25.10.13  -  1в,2в, 3б, 4в, 1а, 1б, 2а, 2б, 3а, 4а, 4б   сыйныфларында табигый материаллардан эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә үтте.

25.10.13 (8.30 – 9.00) Башлангыч сыйныфларда “Сөмбелә” бәйрәме өчен 

4а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Гараева К.Т.) җаваплы иде. Балалар Сөмбеләнең табышмакларына бик теләп җавап бирделәр. Көз, табигый күренешләр турындагы халык әйтемнәрен белүләрен күрсәттеләр.  Бәйрәм хәрәкәтле уеннар , күмәк биюләр белән тәмамланды.

 24.10.13 (16.00-18.00) 5а,5б, 6а, 6б, 7а  сыйныфларында “Көзге бал” бәйрәме үтте.

Бәйрәм барышында “Бәйрәм гүзәлен” сайлап алу бәйгесе үтте. Һәр класстан да 1әр кыз бәйгедә катнашты. Төрле конкурслар аша кызлар үзләренең уңганлыкларын, булганлыкларын күрсәттеләр.Конкурслар концерт номерлары белән бәйләнеп барды.

Конкурсантларны  культура эшләре буенча комитет җитәкчесе Каримова  Карина, бәйсез эксперт Саримова Алина, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хусаенова В.И.тарафыннан төзелгән жюри бәяләде

Урыннар түбәндәгечә бүленде:

1 нче урын -  Хазиева Әлфия (5а)

2нче урын – Галиева Нәзилә (7а), Идрисова Әдилә (6а), Каримуллина Айсылу (5б)

3 нче урын - Шакирова Элвина (6б)

25.10.13(16.00-18.00) – 8а, 8б, 9а, 10а,  11а  сыйныфларында 80 еллар стилендә “Көзге бал” бәйрәме үткәрелде.  Бәйрәмгә укучылар 80 елллар модасы белән киенеп килделәр. 80 елларда кулланылган техникадан күргәзмә эшләнгән иде. Иң яхшы костюмнар арасында ярыш игълан  ителде. Урыннар чыгарылды. Моннан тыш фотосессия үткәрелеп сайтка тавыш бирү мөмкинлеге  бирелде. Тавыш бирү 3 көн барды . “Халык мәхәббәте” номинациясендә җиңүче булып 31% тавыш белән Гатауллина Ләйсән җиңде.

1 нче урын -  Әлфия(10а )

2нче урын –  Артур (9а) Шагида (10а)

3 нче урын – Ландыш (10а), Карина (9а)

   Бәйрәмдә 80 еллар тарихына кагылган сораулардан  блиц – опрос  үткәрелде. 80 елларда популяр булган музыкаларны таныту оештырылды. 80 еллар модасы турында презентация күрсәтелде. Укытучыларның 80 елларда төшкән фотоларыннан “Мине таныйсыңмы”  исеме астында бәйгеләр төрле көз белән бәйле булган уеннар белән бәйләнеп барды. Ахырда иң күп җетон җыйган укучыга, “Иң шәп костюм” номинациясендә җиңүчегә һәм иң яхшы биючегә төп приз – 80 елларда иң популяр булган “Буратино” һәм “Тархун” лимонадлары  призга бирелде. Бәйрәм дискотека белән тәмамланды.

Бәйрәмдә “Иң актив класс” 10 а классы булды. (костюмнар, уеннар) 

21.10.13 – 25.10.13  -  1в,2в, 3б, 4в, 1а, 1б, 2а, 2б, 3а, 4а, 4б   сыйныфларында табигый материаллардан эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Укучыларның  әти- әниләр белән берлектә эшләгән эшләрен бәяләгәндә , аларның ни дәрәҗәдә фантазиягә бай, кул эшенә сәләтле  икәнлекләренә тагын бер кат  шаккаттык. Күргәзмәне урта, өлкән сыйныф укучылары гына түгел, укытучылар , әти-әниләр һәм мәктәпкә килгән кунаклар да зур кызыксыну белән карадылар. Грамоталар чиреклек йомгаклау линейкасында тапшырылды.



К списку новостей