Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №29» г. Набережные Челны/«29 нчы гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423827, г. Набережные Челны, б-р. Юных Ленинцев, д. 3 |
Телефон: | +7(855)-254-38-27;+7(855)-254-38-25;+7(855)-254-38-29 |
E-Mail: | G29.Nc@tatar.ru, gim29_chelny@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Гимназия №29» г. Набережные Челны |
Руководитель: | Гатауллина Луиза Дамировна |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 742 |
У нас учат: | 43 |
-
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V төбәкара конференциясе
18.04.2024
Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның төбәкара конференциясенең финалында призлы урыннар яулаган укытучылар, укучылар, театр коллективлары исемлеге.
"Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып, аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан."
Т. Миңнуллин
18.04.24. конне гимназиябездә Туфан Миңнуллин исемендәге укытучылар һәм укучыларның V төбәкара конференциясе булып узды. Ул өч юнәлештә алып барылды.Башка еллардан аермалы буларак ,читтэн торып ,сферум аша да чыгыш ясау мөмкинлеге каралды.1нче юнәлеш: укытучыларның эзләнү эшләре, журналистик язмалар. 2 нче юнәлеш:Укучыларның иҗади эшләре.3 нче юнәлеш: “Театр яктылыкка, нурга илтә!”,килгән театр коллективлары чыгышлары.
Эшләрне бәяләү комиссиясе дә мәртәбәле иде: Хаҗиев Ринал Исмәгыйль улы - филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме; Мөхиярова Рәзинә Хәйбрахман кызы - филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме; Мөбәрәкшина Илзирә Ильяс кызы - филология фәннәре кандидаты, доцент, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты галиме; Хисаметдинова Рәшидә Фидаил кызы - Яр Чаллы шәһәре мәгълүмати-методик үзәк белгече; Гасыймова Резеда Алвирд кызы– “Мәйдан” республикакүләм әдәби-нәфис, иҗтимагый журналның баш мөхәррире.
Укытучылар һәм укучылар эшенә нәтиҗә ясалды,Дипломнар тапшырылды.Онлайн катнашучыларның нәтиҗәләре гимназия сайтына эленде, дипломнар барлык катнашучыларга җибәрелде.
Быел безне театр коллективлары сөендерде:Яңа Чишмә,Алексеевск, Арча, Кама Тамагы районнары читтән торып катнашса ,Нурлат белән Балык Бистәсе районы театр коллективлары кунакка килде.Алларның искиткеч чыгышлары ,укучыларның, саф татар телендә сөйләшеп, чын артистларча уйнавы таң калдырды.Нәтиҗәдә ,Нурлат районының 11 нче сыйныфлары “Аерылабыз,хуш инде”әсәре белән Гран-прига, " Узебез сайлаган язмыш" эсэре бклэн 2 нче урынга лаек булдылар.Ә Балык Бистәсе театр коллективы “Әлдермештән Әлмәндәр “ әсәре белән 1 нче урын яулады.
Шәһәребезнең Адымнар мәктәбе укучылары”Җан кисәккәем” әсәре белән шулай ук 1 нче урынга лаек булды.
Гимназиябез укытучысы Лилия Сөббух кызы җитәкчелегендәге театр коллективы башлангыч сыйныфлар арасында 1 нче урын яулады.Алар ”Кәҗә белән сарык” әкиятен сәхнәләштергәннәр иде.
Кунакларны гимназиянен Туфан Миннуллин исемендэге тарихи - биографик музее белэн ,музей житэкчесе Харисова Эльвира Ростэм кызы hэм музей активисты 10 сыйныф укучысы Абдуллина Айсылу таныштырдылар.
29 нчы гимназиянен "Заман" театр студисе курсэткэн" Кэжэ белэн Сарык" экиятен тамашачылар кочле алкышларга кумделэр.
Конференция бик җанлы узды. Кунакларыбыз, гимназиябезне ошатып ,зур рәхмәтләр әйтеп киттеләр. - Туфан Миңнуллин исемендәге укытучыларның һәм укучыларның төбәкара конференциясенең финалына чакырылучы укытучылар исемлеге 16.04.2024
-
Фестиваль ГТО
06.04.2024
Фестиваль ГТО
4-6 апреля 2024 г. ученики нашей гимназии принимали активное участие на Фестивале ГТО среди обучающихся образовательных организаций.