Муниципальное автономное учреждение дополнительного образования г. Набережные Челны «Городской дворец творчества детей и молодёжи №1»/«№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сарае» Яр Чаллы шәhәре өстәмә белем бирү муниципаль автоном учреждениесе.
Визитная карточка
Адрес: | 423821, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, б-р Цветочный, д. 16 (Новый город 22/04) |
Телефон: | +7(855)-256-91-15 |
E-Mail: | Dt1.Nc@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МАУДО "ГДТДиМ №1" |
Тип УДО: | Многопрофильные |
Руководитель: | Певгова Татьяна Анатольевна |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 5940 |
У нас учат: | 111 |
Новости
«Татарстан хәзинәләре» шәһәр программасы кысаларында «Теле барның - иле бар!» темасы астында үткән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды
Опубликовано: 20.10.20222022 ел 20 октябренда шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда, “Татарстан хәзинәләре” шәһәр программасы кысаларында «Теле барның - иле бар!» темасы астында үткән бәйгегә нәтиҗәләр ясалды.
5нче сыйныф укучылары командасы 7 кешедән торган танышу визиткасы әзерләде. Видеода балалар үзләре белән танштырдылар, һәр бала үз фикерен әйтә алды.
7 кешедән торган 6нчы сыйныф укучылары командалары Татарстанга мәдхия, туган ил турында белемнәре, хөрмәт хисләре белән сугарылган чыгышлары белән җанатарларны, әти-әниләрне, сыйныфташларын шатландырдылар.
Программада утыздан артык мәктәптән, икейөздән артык укучы үзләренең зәвыклы чыгышлары белән күзәтүчеләрне шатландырды. Әти-әниләр, укытучылар һәм мәктәп укучылары да аларга уңышлар теләп, үзләренең тавышларын бирделәр, комментарийлар язып, рухландырып тордылар.
Туган илгә мәхәббәт, горурлык хисләре белән бәйләнештә барган матур чыгышлар белән, видеоязмаларны контактта “Татарстан хәзинәләре” программасы группасында күреп була.
Нәтиҗәләрне, видеоязмаларны сылтама аша ( https://vk.com/event199236264 ) карый аласыз.
|
Беренче урын: |
Икенче урын:
|
Өченче урын:
|
5нче сыйныфлар |
2, 15, 24, 25, 39, 40, 41, 42, 50, 62, 68 |
5, 9, 14, 23, 26, 32, 37, 54, 77 |
17, 52 |
6нчы сыйныфлар |
2, 4, 8, 19, 30, 35, 49, 56, 57, 59 |
58, 78 |
|
1нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае мөгаллимәсе, “Татарстан хәзинәләре” программасы җитәкчесе Закирова Зөлхәбирә Абдулхай кызы.
К списку новостей