Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Профильный лицей №42»
Визитная карточка
| Адрес: | 423827, Республика Татарстан, г. Набережные Челны, ул. Аделя Кутуя, 9 |
| Телефон: | Начальный блок: 91-01-42 Старший блок: 23-10-42 |
| E-Mail: | licey42.nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Профильный лицей №42» |
| Руководитель: | Матюшин Вадим Николаевич |
| Год основания учреждения: | 2024 |
| У нас учатся: | 3013 учащийся |
| У нас учат: | 87 учителей |
-
Татар кызы 2025 01.12.2025

28 ноябрьдә "№1 балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сараенда узып үткән «Татар кызы 2025» бәйгесенең финалында Вәлиева Ралинәне "Милли традицияләр дә тәрбияләнгән кыз" номинациясен алу белән котлыйбыз! Алга таба уңышлар, илһам һәм яңа иҗади җиңүләр телибез! Бу уңыш безнең барыбыз өчен дә яңа үрләргә омтылырга этәргеч булсын!
-
Татар кызы 2025 24.11.2025

20 нче ноябрь көнне ГЦДТ №1 "Татар кызы 2025" конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең талантлы 1 нче "А" сыйныфы укучысы, Валиева Ралина "Татар кызы 2025" конкурсының финалына уңышлы үтте! Йолдызыбызны бу казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Финалда аңа уңышлар телибез. Бу юл якты мизгелләр һәм яңа ачышлар белән тулы булсын! Без сиңа ышанабыз! Алга җиңүгә!
-
Мин татарча сөйләшәм 17.11.2025

11-13 ноябрь көннәрендә “15 нче санлы Балалар иҗат йортында” “Мин татарча сөйләшәм” шәһәр программасының I этабы узды. “Борын-борын заманда...” исеме астында үткәрелгән бу чара татар халык авыз иҗатына багышланган иде.
Бу этапта лицеебыз данын 2 нче сыйныф укучылары Галимҗанова Әминә (2б), Галимова Ясминә (2в), Мурадимов Ислам (2в), Төхвәтуллин Аяз (2в) яклады. (Җитәкчеләре - Абдуллина Л.Ш.)
Алар бик уңышлы чыгыш ясап, I дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Афәрин, укучылар!










