МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Гайсина Диляра Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ветераннар белән очрашу". 25.09.2026

Безнең"Ләйсән"балалар бакчасында лаеклы ялдагы хезмәт ветераннары белән очрашу узды.Очрашу җылы ,күңелле атмосферада үтте.Балалар ветераннарга матур котлаулар әзерләделәр.Бәйрәм күңелле сөйләшүләр,чәй эчү,бүләкләр белән тәмамланды.
-
"Түтәлләрдә үсте яшелчә". 21.09.2026

Балалар белән бакчабызда үстерелгән чөгендер уңышын җыеп алдык.Балалар үз көчләре белән үстерелгән яшелчәләрне бик шатланып җыйдылар.Балаларда табигатькә,яшелчәләргә сакчыл караш ,хезмәт сөючәнлек тәрбияләнде.яшелчәләр турындагы системалаштыру дәвам ителде.
-
"Авылыбыз фельдшеры". 17.09.2026

Авылыбыз фельдшеры Насыйрова Рәмзия балаларның мантуларын тикшерде.Рәмзия апалары балаларга чисталык,шәхси гигена турында да аңлатты.
-
"Минем туган җирем" 16.09.2026

Бүген, әйләнә-тирәне өйрәнү шөгылендә, "Минем туган җирем"темасына әңгәмә үткәрелде.Балаларда Ватаныбызга,туган авылыбызга карата горурлык хисләре тәрбияләнде.Шөгыль азагында балалар авылыбыз композитры,җырчы Рөстәм Сәрваров башкаруында"Ташлыярым" җырын тыңладылар.
-
"Үсемлекләрне күзәтү" 15.09.2026

Үсемлекләргә сак караш тәрбияләү,хезмәткә кызыксыну уяту максатыннан балалар белән участокта үскән усемлекләрне күзәттек,җитешкән орлыкларын карадык,чагыштырдык.
-
"Чәк-чәк"пешерәбез. 10.09.2026

Балаларга татар халкының кунакчыллыгы,гореф-гадәтләре турында әңгәмә үткәрелде. Балалар камырдан татар халкының милли ризыгы булган чәк-чәк ясарга өйрәнделәр
-
"Су анасы"остаханәсе. 08.09.2026

Балаларга Г.Тукайнын "Су анасы" әкиятенә нигезләнеп Валеева Азалиянен әнисе Лилия чәч үрү буенча мастер-класс күрсәтте.Балалар чәч үрү серләренә өйрәнделәр һәм мастер-класста бик теләп катнаштылар.
-
Проект"Балалар бакчасында әкиятләр көне" 07.09.2026

Проект"Балалар бакчасында әкият көне".Проект кысаларында,балаларГ.Тукай әкиятләрен укыдылар,"Шүрәле"әкиятенә атрибутлар ясадылар.Бүген балалар"Шүрәле"әкиятен сәхнәләштерде һәм үзләренә бирелгән рольләрне бик оста башкарып та чыктылар.
-
"Тылсымлы сүзләр "туплы уен. 02.09.2026

Бүгенге шөгыльдә яратып уйнаган "Тылсымлы сүзләр" уенын саф һавага чыккач та уйнап алдык.Балалар дус- тату уйнарга,игътибарлы булырга,җитез хәрәкәтләнергә,тылсымлы сүзләр әйтергә,туп белән уйнау күнекмәләренә өйрәнделәр.
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2026

Бүген илебездә зур бәйрәм-1 сентябрь-белем көне.1 сентябрь-Белем дөньясына яңа сәяхәт башы.Без дә Белем көнен "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" җыры белән башлап җибәрдек, балалар төрле уеннар уйнап күңел ачтылар,табышмакларга җавап бирделәр,өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр.Яңа уку елы зур уңышлар һәм шатлык алып килсен.





