МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 423975, РТ Муслюмовский район, с. Ташлияр, ул. Урожайная, дом 78б |
| Телефон: | +7(855)-563-66-40 |
| E-Mail: | DTash.Mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Ляйсан" |
| Руководитель: | Гайсина Диляра Зиннуровна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 7 |
| У нас учат: | 2 |
МБДОУ «Ташлиярский детский сад «Ляйсан» Муслюмовского муниципального района РТ» - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Халыкара гаилә көне" 15.05.2026

15 май-Халыкара гаилә көне уңаеннан,безнең "Ләйсән" балалар бакчасында,мәдәният җитәкчесе Галиева Фирая белән берлектә"Күңелле стартлар"бәйгесе үткәрелде.Әти-әниләр,балалар белән бергәләп төрле спорт ярышларында көч сынаштылар,гаилә символы булган ромашка чәчәген җыйдылар.Нәтиҗәсе-катнашучы һәр гаилә җиңүче булып танылды.Уеннарда катнашкан гаиләләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.Гаиләләр нык,бердәм,тигез булсын.
-
"Хәтер бакчасы" 14.05.2026

2026 елда бөтен Россия"Хәтер бакчасы" халыкара акциясе старт алды.Безнең "Ләйсән" балалар бакчасы мәдәният хезмәткәрләре белән бу акциягә кушылды.Акциядә Бөек Ватан сугышы геройлары,махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлегенә куаклар утыртылды.
-
"Тузганаклар көне" 13.05.2026

13 май -тузганаклар көне.Балалар белән тузганак чәчәге турында әңгәмә үткәрдек,файдалы яклары турында сөйләштексаф һавада йөргәндә тузганак чәчәген күзәтеп рәсем ясадык,тәкыя үрү серләренә өйрәндек.Тузганак көне язның чын бәйрәменә әйләнде.
-
"Җиңү бәйрәме" 11.05.2026

Бүген,"Ләйсән"балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүнең81 еллыгы уңаеннан, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелгән тантаналы митингта чыгыш ясадылар.Балалар Җиңү көненә багышланган шигырьләр сөйләделәр,җырлар башкардылар.Бу чара балаларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең мөхимлелеген,ветераннарга булган хөрмәтне һәм яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүне максат итә.
-
"Җиңү тәрәзәләре" 05.05.2026

Безгә җиңү бүләк иткән батырларыбызны хөрмәт итеп,Җиңү бәйрәме алдыннан,бакчабызның тәрәзәләрен бизәдек.Илебезгә тыныч уүк йөзе алып килгән һәркемгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Тынычлык күгәрчене" 04.05.2026

Бүген кисеп-ябыштыру шөгылендә балалар тынычлык символы булган-күгәрченнәр ясадылар.Илләребез тыныч,күкләребез аяз булсын.
-
Финал"Мин -милләтемнең горурлыгы". 30.04.2026

30 апрель көнне Мизгел яшьләр үзәгендә "Мин-милләтемнең киләчәге,горурлыгы" конкурсының финал этабы үтте.Безнең балалар бакчасына йөрүче Андриянова Карина "Иң романтик"номинациясендә җиңү яулады.Каринаны бу зур җиңүе белән котлыйбыз.Чарада башлангыч сыйныфларда белем алучы һәм балалар бакчаларына йөрүче 16 бала катнашты.
-
"И туган тел!"бәйгесе. 29.04.2026

"Татмедиа"АҖ филиалы"Мөслим- информ" Г.Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан "И туган тел!" исемле видеоязмалар бәйгесе үткәрде.Бу бәйгедә безнең балалар бакчасына йөрүче Гайсина Наилә җиңүче дипломы белән бүләкләнде . Наиләбезне бу зур җиңүе белән котлыйбыз.
-
"Балалар фестивале" 27.04.2026

Бүген ,районда үткән "Яшь бөреләр-2026"балалар фестиваленең гала-концертында,бакчабыз данын яклап чыгыш ясаган яшь талантларыбыз Валеева Азалия һәм Нуретдинов Раян зур нәтиҗәләргә ирешеп 1 урын яуладылар.Бу зур җиңүләре белән балаларны чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар теләп калабыз.Балаларга ярдәм иткән әти-әниләргә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
-
"Без Тукай оныклары" 24.04.2026

Безнең балалар бакчасында татар шагыйре Г.Тукайныңтууына 140 ел тулуга багышланган төрле чаралар үткәрелде.Балалар белән әкиятләр буенча рәсемнәр дә ясадык,шигырьләр дә өйрәндек.Бүген шушы бәйгеләрдә җиңүче балаларыбызга дипломнар тапшырдык.





