Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 453 обучающихся |
| У нас учат: | 52 учителя |
Новости
Мәктәбебездә рухи бәйрәм
Опубликовано: 25.09.2026Мәктәбебездә рухи бәйрәм: танылган язучылар белән очрашу 25 нче сентябрь көнне мәктәбебездә әдәбият бәйрәме узды. Бу көнне белем учагыбызга әдәбият дөньясының якты вәкилләре — танылган язучылар һәм галимнәр кунакка килде. Алар мәктәбебез тормышы белән якыннан таныштылар, укучыларыбыз белән очрашып, үзләренең иҗади юлы, китаплары һәм бай тормыш тәҗрибәсе турында бик кызыклы әңгәмәләр алып бардылар. Класс сәгатьләре кысаларында узган әдәби очрашулар бик җанлы һәм истәлекле булды: 4а сыйныфында Фоат Галимуллин балаларга шигърият дөньясын ачты, укучыларга үзенең җыр һәм сөйләм осталыгын күрсәтте. 6б сыйныфында Минзифа Әхмәтшина, Фоат Галимуллин һәм Ренат Мөхәммәдиев укучыларны шигърияткә һәм прозага җәлеп иттеләр, әдәби дөнья серләре белән уртаклаштылар. 8а сыйныфында Ринат Мөхәммәдиев укучылар белән очрашып, әдәби иҗатның нечкәлекләре һәм кызыклы иҗат мизгелләре турында сөйләде. 9в сыйныфында Минзифа Әхмәтшина яшьләрне үзенең иҗаты белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Бу очрашулар балаларның күңелендә әдәбиятка, туган телгә карата олы мәхәббәт уятты, онытылмаслык рухи азык бирде. Мәктәбебездә шундый зур рухи байлык, якты хатирәләр калдырган әлеге чараны оештыручыларга — Гөлнара Исанаевнага, Гөлчәчәк Минсалиховнага, Чулпан Раифовнага һәм Эльвира Мансуровнага, укучыларга зур рәхмәт!
К списку новостей












