Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 497 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Новости
Фестиваль “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” фестивале
Опубликовано: 14.11.2024Республикабызда “Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез” исемле шәҗәрәләр фестивале старт алды. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты әлеге фестивальне 2019 елда үткәрә башлады. Шуннан бирле чара ел саен уздырыла.
Бүген З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында фестивальнең муниципаль этабы үтте. Анда районыбызның төрле авылларыннан 9 күркәм гаилә шәҗәрәләрен барлап, үз чыгышларын тәкъдим итте. Фестиваль нигезләмәсе буенча Казан шәһәреннән килгән жюрига гаиләләр үзләре яратып әзерли торган сый-нигъмәтләр һәм нәсел агачы – шәҗәрәләрне, гаилә ядкәрләреннән торган күргәзмәне тәкъдим итте.
Бәйгенең икенче өлешен район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Казан дәүләт мәдәният институтының музыка сәнгате кафедрасы өлкән укытучысы, жюри әгъзасы Эльвира Шәрәфетдинова бәйгедә катнашучы гаиләләрнең чарага югары әзерлек белән килүләрен, гаилә традицияләренә, ядкәрләргә бик сак карауларын билгеләп үтте. ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары Алмаз Хафизов йомгаклау сүзендә һәр гаиләне җиүче булырга лаеклы чыгыш ясавын, югары әзерлек килүләрен ассызыклады.
Коллегаларыбыз Йолдыз, Ильнур Асадуллинар, Чулпан Сабитова, Рузилә, Лениза Байрханова (Баһауовлар) гаиләсе бу көнне чын мәгънәсендә сәхнә тотты һәм конкурс нәтиҗәләре буенча муниципаль этапның җиңүчесе дип танылды. Алар республика конкурсының зона этабында катнашу хокукына ия булдылар.
К списку новостей