Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 472 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Новости
Студентлар очрашуы
Опубликовано: 27.01.2023Безнең мәктәптә студентлар белән очрашу матур традициягә әверелеп килә.
27 гыйнварда мәктәптэ "Сыйныфташлар очрашуы" дип исемләнгән кичәдә, мәктәбебезне тәмамлап бүгенге көндә урта һөнәр колледжларда, югары уку йортларнда белем алучы студентларыбыз катнашты. Кунакларыбыз мәктәп елларын, яраткан фәннәрен искә төшерделәр, укытучыларга рәхмәтләрен белдерделәр. Барлык студентлар да мәктәптә алынган белем югары уку йортларында белем алганда да мөһим роль уйнавын билгеләп үттеләр, укучыларга яхшырак укырга, дәресләрне калдырмаска киңәш иттеләр.
Тиздән кемгә һәм кайда укырга икәнен сайларга туры киләчәк өлкән сыйныф укучылары студентларның сөйләгәнен бик теләп тыңладылар. Студентларга тулай торак, стипендия күләме турында сораулар бирделәр. Мондый профориентацион очрашулар мәктәп укучылары өчен кирәк, студентлар белән аралашу аларга югары уку йорты турында кирәкле мәгълүмат алырга һәм дөрес юл сайларга ярдәм итә.
К списку новостей