• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21
Телефон: +7(855)-562-41-47
E-Mail: s2.mus@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая"
Руководитель: Галеева Гульшат Мухтаровна
Год основания учреждения: 1935
У нас учатся: 470 обучающихся
У нас учат: 50 учителей

Новости

Туган телләр елы. "Әдәби марафон" финалистлары билгеле!

Опубликовано: 01.02.2021

2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә XIV Әдәби марафон үтте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар. Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе. 

Мәктәбебездән әлеге марафонда катнашкан мөгаллимнәр Закирова И.И. һәм Җәлилова Г.И., 4 нче в сыйныфы укучысы Закиров Рөстәм, 9 нчы б сыйныфы укучысы Закиров Фәнзилнең бүген финалистлар исемлегенә керүе мәгълүм булды.  Сезне чын күңелдән котлыйбыз!  Алдагы марафонның  1 нче апрельдән башлануын хәбәр итәбез. Татар китабын сөючеләр тагын да артыр дип өметләнәбез.



К списку новостей