Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 472 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Техникум вәкилләре белән очрашу
23.03.2023
Профориентация айлыгы кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары "Канаш транспорт-энергетика техникумы" вәкилләре белән очраштылар.
В рамках месячника по профориентации и самоопределения школьников учащиеся 9 классов встретились с представителями Канашского транспортно-энергетического техникума. В ходе этой встречи,ребята узнали о техникуме, об их традициях, факультетах, условиях и особенностях поступления, направлениях подготовки и профессиях, которые можно получить в техникуме.
-
Робоквест
23.03.2023
23 нче март көнне "Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә" робототехника буенча республикакүләм "РобоКвест" ярышы узды. Квестта Татарстанның 8 районыннан килгән 16 команда көч сынады. Квест шартлары буенча һәр команда үз роботларын төзеп килеп, 4 категориядә көчләрен сынадылар. Киеренке ярыш нәтиҗәсендә җиңүчеләр билгеле булды. Алар арасында Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы да бар:
«Собери мячи» категориясе
1 нче урын - Камалетдинов Инсаф;
Котлыйбыз! Уңышларың дәвамлы булсын! -
#тукайлылар_горурлыгы
23.03.2023
Әлмәт дәүләт нефть институты үткәргән 7-11 сыйныф укучылары өчен физика буенча төбәкара предмет олимпиадасында Багауова Динә, Светлякова Айгөл 1 урынны яуладылар, Шәяхмәтов Фәрит призлы 3 урынны алды. Котлыйбыз!Укытучылары Миңниярова Лилия Борис кызы
В межрегиональной предметной олимпиаде по физике для обучающихся 7-11 классов, проводимой Альметьевским государственным нефтяным институтом, Багауова Дина, Светлякова Айгуль заняли 1 место, Шаяхметов Фарит занял призовое 3 место. Поздравляем!Учитель Минниярова Лилия Борисовна
-
Профилактик әңгәмә
23.03.2023
Оператив-профилактик чара кысаларында 1, 4 сыйныф укучылары белән юлда куркынычсыз хәрәкәт кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәне А.Р. Ситдикова үткәрде.
В рамках оперативно-профилактического мероприятия с учащимися 1, 4 классов проведена профилактическая беседа о правилах безопасного движения на дороге. Беседу провела Ситдикова А.Р.
-
"Театр кулисалары артында" сәнгать сәгате
23.03.2023
23 мартта "Үзәк китапханә" хезмәткәре Вафина Гөлсирә Закариевна 5 сыйныф укучылары өчен "Театр кулисалары артында" сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәче электрон презентация ярдәмендә рус театрының ничек барлыкка килүе, алар нинди була: драма, опера, курчак һәм театрда нинди төп һөнәрләр, Россиядә беренче пьесаны кем һәм кайчан куйганы турында сөйләде. Чарага "театр дөньясы"китап күргәзмәсе оештырылды. Очрашу балаларга яхшы кәеф һәм уңай эмоцияләр бүләк итте.
23 марта сотрудник "Центральной библиотеки" Вафина Гульсира Закариевна для учащихся 5 классов провела час искусства " За кулисами театра". Библиотекарь с помощью электронной презентации рассказала, как возник русский тетр, каких видов они бывают: драматические, оперные, кукольные и какие основные в театре профессии, кто и когда поставил первую пьесу в России. К мероприятию была оформлена книжная выставка "Мир театра". Встреча подарила детям отличное настроение и массу положительных эмоций.
-
Без бергә"балалар фестивале
23.03.2023
Бер төркем укучыларыбыз Түбән Кама шәһәрендә узган "Без бергә"балалар фестиваленең зона турында катнашып кайттылар.
Группа наших школьников приняла участие в зональном туре Детского фестиваля "Мы вместе" в г. Нижнекамске.
-
Кар таратуда катнаштык
23.03.2023
Бүген 7б, 7в, 8б сыйныфы укучылары Җиңү паркында кар тарату өмәсендә катнашты.
Сегодня учащиеся 7б, 7в, 8б классов приняли участие в субботнике по раздаче снега в парке Победы.
-
#тукайлылар_горурлыгы
23.03.2023
Әлмәт дәүләт нефть институты үткәргән 7-11 сыйныф укучылары өчен физика буенча төбәкара предмет олимпиадасында Багауова Динә, Светлякова Айгөл 1 урынны яуладылар, Шәяхмәтов Фәрит призлы 3 урынны алды. Котлыйбыз!
Укытучылары Миңниярова Лилия Борис кызыВ межрегиональной предметной олимпиаде по физике для обучающихся 7-11 классов, проводимой Альметьевским государственным нефтяным институтом, Багауова Дина, Светлякова Айгуль заняли 1 место, Шаяхметов Фарит занял призовое 3 место. Поздравляем!
Учитель Минниярова Лилия Борисовна -
Кызыклы очрашу узды
22.03.2023
8 нче А сыйныфында гадәти булмаган чара узды, ул муниципаль проект кысаларында Интеллектуаль турнир формасында оештырылды: сәламәтлек һәм спорт акыл өчен уку, сәламәтлек өчен спорт. Чарада балалар төрле әйтемнәр һәм мәкальләр белү буенча ярыштылар, табышмаклар чиштеләр. Чара ахырында барлык балаларга шаярту сүзләре язылган конфетлар таратылды. Чара динамик, җанлы, моңарчы булмаган дәрт белән узды. Интеллектуаль көрәш кызыклы иде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, уен катнашучылары шактый катлаулы сорауларга җавап бирделәр. Җавапка әзерләнү эрудиция, тапкырлык һәм логик фикерләү таләп итә. Чараны Кашапова Зилә Мөдәрис кызы үткәрде
В 8 а классе состоялось необычное мероприятие, которое было организовано в форме интеллектуального турнира в рамках муниципального проекта: «Здоровье и спорт» под названием: «Чтение – для ума, спорт - для здоровья». На мероприятии ребята состязались в знании различных поговорок и пословиц, разгадывали головоломки. В конце мероприятия всем ребятам раздали конфетки с шуточными предсказаниями. Мероприятие прошло динамично, живо, с небывалым азартом. интеллектуальной схватки были захватывающими. Стоит отметить, что участники игры отвечали на довольно сложные вопросы. Подготовка к ответу требовала эрудиции, смекалки и логического мышления. Мероприятие провела Кашапова Зиля Мударисовна
-
Ата-аналар җыелышлары
22.03.2023
Сер түгел, бала тәрбияләү сабырлык таләп итә торган бик авыр, четерекле хезмәт. Бүгенге тормышыбызда ул көннән-көн авырлаша бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Шулай да, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Балаларга әти-әнисе, якыннары үрнәк. Шул максаттан чыгып, без, Г.Тукай ис. Мөслим урта гомуми белем бирү коллективы "Үрнәк әти-әни нинди булырга тиеш" темасына әти-әниләргә тәрбия дәресләре башлап җибәрдек. Класс җыелышларына районның танылган мөхтәрәм кешеләрен чакырырга уйладык. Алар арасында хәзрәт тә, прокурор ярдәмчесе дә, җирлек башлыклары да булыр. Шулай ук психологик ярдәм оешмаларын да чакырырга планлаштырабыз.
22 нче март көнне әлеге күләмле чараның беренчесе узды. Әти-әниләр җыелышы Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин катнашында үткәрелде. Аның чыгышының темасы: “Бала тәрбияләүдә әти-әнинең роле”.
Безнең тәрбияви башлангычыбызны әти-әниләр хуплап каршы алырлар, үзләреннән дә кызыклы фикерләр белән өлеш кертерләр дип ышанып калабыз.