Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
| Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
| E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
| Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1935 |
| У нас учатся: | 472 обучающихся |
| У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Ел укучысы - 2021 05.02.2021

Лицей базасында "Ел укучысы - 2021" конкурсының финал туры узды. 4 а сыйныфы укучысы Мөхәммәтова Р. 1 урынга лаек булды. Уңышлары белән котлыйбыз
-
Брейн-ринг 05.02.2021

Брейн-ринг уеннарының финал турында укучыларыбыз Хафизова З. һәм Мурзаханов И. катнашып, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең грамоталары һәм истәлекле бүләкләрен алдылар
-
Ватаным - ул мин 05.02.2021

10 а сыйныфында "Ватаным - ул мин" темасына тәрбия сәгате үтте. Укучылар белән Ватан төшенчәсенә нәрсәләр керүе хакында әңгәмә уздырылды. "Мәктәбем - тарих битләрендә" дигән тема буенча кызыклы сөйләшү булды.
-
Ватаным минем 05.02.2021

4 а сыйныфында "Ватаным минем" дигән тема астында сыйныф сәгате узды. "Туган җирең өчен ни бирергә әзер?" дигән сорауга кызлар үз җавапларын тәкъдим иттеләр.
-
Тагын бер уңышыбыз 05.02.2021

Мәктәбебезнең укучылар командасы мәктәп спорт клублары арасында үткәрелгән Бөтенрәсәй спорт уеннарының муниципаль этабында катнашып 1 урынга лаек булдылар. Җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Ватанпәрвәрлек 05.02.2021

10 б сыйныфы егетләре Ә.Еникинең "Әйтелмәгән васыять" хикәясе буенча бик җанлы әңгәмә кордылар. Ватанпәрвәрлек төп күрсәткечләренең берсе - ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә ихтирамлы караш тәрбияләү икәнлегенә тагын бер инандылар.
-
Аралашу проблемалары 05.02.2021

"Аралашу проблемалары. Төрле конфликтлар һәм аларны хәл итү юллары" темасына тәрбия сәгате узды.
-
Туган телләр елы. Спектакль карадык. 03.02.2021

Бүген, Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, бер төркем укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, З.Басыйрова ис. Мөслим мәдәният йортында Т.Миңнуллин ис.Татар дәүләт драма театрының ике спектаклен карадылар. 2 нче сыйныфлар өчен "Нинди матур көн" спектакле куелса, 6-10 нчыларгә А.Баймөхәмәтовның "Калдырма, әнкәй" әсәре буенча режиссер Р.Ганиев тарафыннан куелган спектакле куелды.
-
Туган телләр елы."Бәхетле хатын-кыз" 03.02.2021

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 8 нче а сыйныфы укучылары "Бәхетле хатын-кыз" исемле районкүләм чарада катнаштылар.
-
Туган телләр елы. "Әдәби марафон" финалистлары билгеле! 01.02.2021

2021 елның 1 нче гыйнварыннан алып 21 нче гыйнварга кадәр ВКонтакте һәм Инстаграм социаль челтәрләрендә XIV Әдәби марафон үтте. 21 көн дәвамында катнашучылар кулларына китап һәм журналлар алып татарча әдәби әсәрләр, шигырьләр укыдылар һәм алардан иң кызыклы һәм файдалы, мәгънәле һәм уйландыра торган өзекләрне үзләренең аккаунтларында #әдәбимарафон хэштегы белән урнаштырып бардылар. Яңа елның беренче көненнән үк әдәби марафончылар, китап уку кебек яхшы гадәт тәрбияләү белән беррәттән, тайм-менеджментка (китап укырга вакыт табарга), игътибарлылыкка, гаделлеккә, төгәллеккә өйрәнделәр, тормышка карашларын киңәйттеләр, Интернет челтәрендә яңа дуслар һәм фикердәшләр таптылар. Бәйгенең оештыручылары - Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм Татарстан китап нәшрияты, шулай ук проектны билгеле бер дәрәҗәдә үз канаты астына алган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе.
Мәктәбебездән әлеге марафонда катнашкан мөгаллимнәр Закирова И.И. һәм Җәлилова Г.И., 4 нче в сыйныфы укучысы Закиров Рөстәм, 9 нчы б сыйныфы укучысы Закиров Фәнзилнең бүген финалистлар исемлегенә керүе мәгълүм булды. Сезне чын күңелдән котлыйбыз! Алдагы марафонның 1 нче апрельдән башлануын хәбәр итәбез. Татар китабын сөючеләр сафы тагын да артыр дип өметләнәбез. Сез дә кушылыгыз!











