Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423970, Республика Татарстан, Муслюмовский муниципальный район, село Муслюмово, улица Тукая, дом 21 |
Телефон: | +7(855)-562-41-47 |
E-Mail: | s2.mus@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Муслюмовская СОШ им. Г.Тукая" |
Руководитель: | Галеева Гульшат Мухтаровна |
Год основания учреждения: | 1935 |
У нас учатся: | 470 обучающихся |
У нас учат: | 50 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Муслюмовская средняя общеобразовательная школа им. Г.Тукая» Муслюмовского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Өмә/Субботник 07.10.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаенна 6 нчы октярбь көнне 5-8 нче, 10нчы сыйныф укучылары класс җитәкчеләре белән берлектә мәктәп территориясенә өмәгә чыктылар. Мәктәп ишегеалдын көзге яфраклардан, чүпләрдән арындырдылар.
В честь Года родного языка и единства народов 6 октября учащиеся 5-8, 10 классов совместно с классными руководителями вышли на субботник на территорию школы. Во дворе школы очистили от осенних листьев и мусора.
-
Укытучылар көне\День учителя 05.10.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында мәктәбебездә укытучылар көненә багышланга бәйрәм иртәсе үтте. Чыгарылыш сыйныф укучылары укытучылар өчен җылы эчтәлекле, шул ук вакытта кызыклы да булган чара әзерләгәннәр иде, шулай ук укытучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Чара җыр, бию, видеороликлар белән үрелеп барды.
В рамках года родных языков и народного единства в нашей школе прошло праздничное утро, посвященное Дню учителя. Выпускники подготовили для учителей содержательное, но в то же время интересное мероприятие, а также вручили учителям памятные подарки. Мероприятие сопровождалось песнями, танцами, видеоклипами.
-
Семинар 29.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә 27нче сентябрь көнне математика укытучылар өчен районкүләм семинар узды.Әлеге чарада Шавалиева А.З., Шигаепова С.З., Мортазина С.М., Хаҗиева Э.П.лар " Укучыларны имтиханга әзерүә" темасы астында чыгыш ясадылар.
-
ПроеКТОриЯ 23.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында иртә һөнәри юнәлеш бирү, "Һәр баланың уңышы" федераль проекты нәтиҗәләренә ирешү максатында 22 нче сентябрь көнне "ПроеКТОриЯ" онлайн ачык дәресләр башланды.
Буген сәгать 11.00 дә"Һөнәр - шоу" чыгарылышының "Кулинар эшчәнлек" исемле тапшыруын 124 укучы карады.
28 нче сентябрьдә укучылар "Ландшафт дизайнеры" һөнәре белән танышачаклар. Теләге булган һәркем шоупрофессий.рф. сайтыннан Мәскәү вакыты белән көндезге сәгать 11.00 дә кереп карый ала. -
Фән бәйгесе 23.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә 22 нче сентябрь көнне фән бәйгеләренең мәктәп туры башланып китте. Укучыларыбыз дөнья мәдәнияте (МХК) буенча белемнәре сынадылар. Әлеге чара укытучылардан да , укучылардан да зур әзерлек сорый. Уңышлар!
-
Онлайн ата-аналар җыелышы 23.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебез коллективы һәм әти-әниләре Россиякүләм 9 һәм 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен үткәрелгән вебинарда актив катнаштылар. Вебинарда чыгыш ясаучылар укучыларга якты киләчәк өчен кайсы юлны сайларга ярдәм итү йөзеннән төпле кинәшләре белән уртаклаштылар, әлеге чарада мавыктыргыч да, кызыклы да, файдалы да булды.
-
Вебинарда катнаштык 15.09.2021
Укыту эшләре буенча директор урынбасарлары Сабитова Ч.Р., Галеева Г.М. он-лайн форматында вебинарда катнаштылар. Сириус платформасында оештырылган укыту фән бәйгеләренең мәктәп турын уңышлы оештыруга багышланган иде.
-
Мөслимлеләр кагыйдәләре 13.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 1 нче сыйныф укучылары мөслимлеләр кагыйдәләре белән танышты.
-
"Туган телдә иң матур сүз" акциясе 13.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 1-11 сентябрь көннәрендә мәктәбебездә "Туган телдә иң матур сүз" акциясе үткәрелде. 2-11 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән бергәләп, тормышыбызда төп рольне уйнаган төшенчәләр турында әңгәмә корды, һәр укучы күңеленә иң якын сүзне тактага язып элде. Иң матур сүзләрнең "гаилә" төшенчәсе белән бәйле булуы аеруча сөендерә.
-
Татарча диктант - 2021 11.09.2021
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан мәктәбебездә оештырылган "Татарча диктант" дөньякүләм белем тикшерү акциясе бүген бер төркем әти-әниләрне ана теле кабинетына җыйды. Безнең мәктәп мәйданчыгында оештырылган әлеге акциядә барлыгы 283 кеше катнашты. Иң яшь диктант язучыларыбыз 6 нчы сыйныфта укыса, иң өлкән кунагыбыз 66 яшьтә булды. Телебезгә битараф булмаган әти-әниләр, бездән махсус бланклар алып, диктантны өйдә дә яздылар. Барлык язма эшләр ай дәвамында тикшерелеп, билгеләре diktant.tatar сайтында урнаштырылачак.